|
«Милли мәдәният көннәре»
Татарстан Республикасының милли-мәдәни оешмалары Ассоциациясе, эшчәнлеге Казан шәһәрендә һәм республикада яшәүче халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен саклап калу һәм үстерүгә нигезләнгән, 34 милли-мәдәни оешманы берләштерә (Казан шәһәре буенча 27). Соңгы елларда халыкларның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу, милләтләр һәм диннәр арасындагы уңай мөнәсәбәтләрне үстерү максатында шәһәрдә милли мәдәният көннәрен билгеләп үтү традициягә кереп китте. Аларны үткәрү формасы төрле:
- Милли мәсьәләләр буенча фәнни-гамәли конференцияләр, семинар, түгәрәк өстәлләр;
- Тарихи ватаныбызның теле, мәдәнияты, тарихына кагылышлы викториналар, шагыйрьләр, язучылыр һәм драматурглар иҗатын сәнгатьле уку, театрлаштыру, “белем ярминкәсе”;
- Тарихи Казан һәм истәлекле урыннар буенча сәяхәт;
- Музыка кичәләре, мәдәният һәм сәнгать эшчәннәре белән очрашу;
- Профессиональ һәм үзешчән коллективлар концерты;
- Декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре;
- Рәссамнар эшчәнлеге, китап күргәзмәсе;
- Аерым темага багышланган кинофильмнар һәм слайдлар күрсәтү;
- Милли ашлар күргәзмәсе;
- Казанга килгән кунакларны сәнәгать һәм коммерция вәкилләре белән очраштыру;
- Казан шәһәрендә әйдәп баручы сәнәгать мәйданнарына таныштыру сәяхәтләрен оештыру;
- Делегация вәкилләрен шәһәрнең рәсми җитәкчеләре, иҗади интеллегенция, сәнәгать даирәсе белән очраштыруны оештыру;
Болар барысы да халыкларны рухи баетуга, мәдәни изоляционизм һәм милли нигилизм булдырмауга, башка халыклар мәдәниятын хөрмәт итүгә, гомумкешелек кыйммәтләренә юнәлдерелгән. 2002 елның март аенда Казанда үткәрелгән ассирия мәдәнияте көннәре Татарстан ассирия милли-мәдәни автономиясен төзү белән тәмамланды. “Постсовет аралыгындагы ассириелеләрның рухи һәм мәдәни үсеше” дигән темага үткәрелгән түгәрәк өстәл артына ассириянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Новороссийск милли хәрәкәте лидерлары, республика һәм шәһәр, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре вәкилләре җыелды.
 Татарстан башкортлары корылтае да шул ук елның май аенда үткәрелде. Фикерләр белән уртаклаштылар, артистлар һәм үзешчән коллективлар чыгыш ясады. 24 май көнне традицион славян мәдәнияты һәм әдәбияты көне үткәрелә. Бу көннәрдә славян мәдәниятына багышланган лекцияләр, конференцияләр үткәрелә. Бирегә танылган галимнәр, руханиләр, культороглар чакырылды, славян халкының рухи, фольклор, классик музыка концертлары узды. 2003 елда шәһәрдә немец мәдәнияты көннәре үткәрелде. Килгән кунаклар арасында Германиянең Россиядәге илчелеге башлыгы Герхард фон Плетц та бар иде. 2004 елда III фестиваль итеп украин мәдәнияты көннәре үтте. Фестиваль программасы Т.Г.Шевченко туган көненә багышланган иде. Фестивальдәге төп катнашучылар: Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан украин оешмалары. Аларның фольклор чыгышлары тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. 2004 елда немец, грузин, әрмән, мәдәниятләре көннәре билгеләп үтеләчәк. Юбилейлы 2005 елда исә ассирия мәдәнияты көннәрен үткәрергә планлаштырылды. Казан – күпмилләтле шәһәр. Ә милли-мәдәни җәмәгать үзәкләре аның тормыш эшчәнлегендә дә актив катнаша. Мисал өчен, Казанның 1000 еллыгы алдыннан бәйрәмне әзерлүдә һәм үткәрүдә зур эш башкрыла.
«Кирегә
|