|
«Милли бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар»
Сабантуй - халкыбызның ерак гасырлардан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән затлы милли бәйрәме, һәрвакыт сагынып көтеп алына торган олы вакыйга булып кала бирә. Сабан туе мәйданында яшенә дә, картына да, социаль хәленә, милләтенә, диненә карамастан, бөтен кешегә дә урын җитәрлек. Нәкъ менә шуңа күрә дә Сабантуй үткәрү Татарстан да гына түгел, Россия һәм дөнья күләмендә дә матур традициягә әйләнеп бара. Сабан туе борынгы гореф-гадәтләр буенча, язгы кыр эшләре тәмамлангач уза һәм җир кешесенә - игенчегә дан җырлый. Сабан туеның җыр-бию, уен-көлке, көрәш һәм спорт ярышлары уза торган мәйданнары татар халкының көч-егәрен, рух камиллеген, күрсәтү белән бергә, аның башка халыкларга карата игътибарын, ихтирамын һәм дуслык-туганлык хисләрен дә чагылдыра.
Борынгы Болгарлар ерак үткәндә ике яңа ел уздыра торган булган – декабрь аенда кышкы Нардуганны һәм язын, 21 мартта, көн белән төн тигезләшкән көнне – Нәүрүзне. Гадәт буенча, Нәүрүз көнне иртә таңнан яшьләр урамга чыга. Анда егетләр арасында бәйрәмнең башлыгы “Алпамша” билгеләнә. Алпамша булган кеше: “Әнә карга очып килә, барлык болгарларга Нәүрүзне бәйрәм итәргә куша!” – дип кычкыра. Болгар риваятьләре буенча мәрхәмәтле алып Сөбан Карга Нәүрүзнең яклаучысы булып исәпләнелгән. Алып кешеләр янына еш карга кыяфәтендә очып килгән, шуңа күрә дә Нәүрүзне Карга туе дип тә атап йөртәләр. Ә Нәүрүз хөрмәтенә пешерелгән ботканы Карга боткасы дип атаганнар. Бу бәйрәм көнне милли уеннар, спорт ярышлары, ат чабышы үткәрелә. Нәүрүз алдында кешеләр бер-берсенең үпкәләрен гафу итәләр, дуслашу билгесе итеп бүләкләр бирешәләр.
30 август көнне Казан халкы республика һәм шәһәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне шәһәрнең барлык районнарында күңел ачу, уен-көлке, җыр-бию, хезмәт һәм спорт бәйгеләре уздырыла. Республика көнен билгеләп үтү, Казанда яшәүче күп милләтле халыкларны берләштерә һәм киләчәктәге үзара тату тормышның нигезе булып тора.
ТАТАРСТАНДА БӘЙРӘМ КӨННӘРЕ:
- Яңа ел - 31 декабрь, 1,2 гыйнвар
- Раштуа бәйрәме - 7 гыйнвар
- Ватанны саклаучылар көне - 23 февраль
- Халыкара хатын-кызлар көне - 8 март
- Хезмәт бәйрәме көне - 1 май
- Җиңү көне - 9 май
- Россия Федерациясе көне - 12 июнь
- Сабантуй. язгы кыр эшләре тәмамлангач уздырыла
- Татарстан Республикасы көне - 30 август
- Конституция көне - 6 ноябрь
- Октябрь бәйрәме - 7 ноябрь
- Корбан бәйрәме. Ай календаре буенча һәм ел саен 12 көн алдан була
«Кирегә
|