Казан гаҗәеп шәһәр. Монда төрле милләтләр мәдәнияты гасырлар буена кулга-кул тотынышып яшәгән. А Герцен: “... Казанның әһәмияте бик зур: монда ике дөнья очраша һәм күрешә. Шуңа күрә ике башлангыч яралып ята: Көнбатыш һәм Көнчыгыш, һәм аларны һәр урам чатында күреп була; алар үзара дуслашып, берләшеп бөтенләй яңа үзенчәлекле нәрсәләр тудыралар....”, - дип әйтеп калдырган.
Казан өченче меңъеллыкка “Казанда 2001 – 2005 елларга исәпләнгән мәгарифне үстерү программасы” белән керде. Бу программада “Милли мәгариф” исемле махсус бүлек бар, ул аерым максатчан программа асты буларак бирелгән. Әлеге бүлектә Республикабыз башкаласында яшәүче төрле милләт халыкларның “милли мәгарифен” үстерү буенча максатлар, бурычлар һәм конкрет чаралар турында әйтелгән.
Башкалада яшәүче төрле милләт вәкилләренең мәнфәгатьләрен исәпкә алып төзелгән һәм бүгенге көнне тормышка ашырылып килгән Казан мәгариф системасы җәмәгатьчелек тарафыннан һәрвакыт игътибар үзәгендә торды. 1998 елда Казан Советы халык депутатлары сессиясендә Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү Программасы кабул ителде. Аның күпчелек өлешен милли мәгарифне һәм мәдәниятне үстерү буенча махсус бүлек тәшкил итә. Программа нигезендә телләрне һәм мәдәниятләрне үстерү максатында «Өмет» шәһәр Фонды төзелде. Бу фонд аша шәһәр бюджетында 1% тан да ким булмаган бюджет чараларын бүлеп бирү каралган. Моннан тыш Казанда милли эшләр бүлеге ачылды. Болар барысы да милли мәдәниятларның якын киләчәктә юкка чыгуы турындагы җәмәгатьчелек арасында башланып киткән бәхәсләрдән, моны булдырмау өчен конкрет эшләргә күчүгә китерде.
2003-2007 елларга исәпләнгән, Казанда яшәүче милләтләрнең туган телләрен саклап калу һәм үстерүгә юнәлтелгән әлеге программа, шәһәребездә бүгенгесе көнне тормышка ашырылып килүче программаларның икенчесе булып тора.
Әлеге Программаның тормышка ашырылуы, төбәктәге тел һәм этник киеренкелекне генә туктатып калмады, милләтара мөнәсәбәтләрдәге мәдәният үсешен дә яңа бер баскычка күтәрде.
Казан мәгариф учрежденияләрендә шәһәрдә яшәп, ләкин үзенең аз санлы булуы аркасында аерым мәктәп, сыйныф, яки төркем дә ача алмаган милләтләр өчен “Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре” эшләп килә. Биредә чуваш, мари, мордва, башкорт, әзербәйджан, әрмән, грузин, казах, яһүд, немец, украин, поляк телләре өйрәнелә. Бу мәктәпнең Татарстандагы милли-мәдәни оешмалар Ассоциациясе белән үзара тыгыз хезмәттәшлектә торган 22 бүлегендә 500 бала белем ала.
Дин бүгенге көнне шәһәребезнең рухи тормышын билгеләүче мөһим факторларны берсе булып тора. Күп милләтле һәм күп конфессияле Казан шәһәрендәге дини хәл соңгы ун елдагы дәүләт һәм сәясәт өлкәсендәге үзгәртеп коруларда да күпмедер күләмдә чагылыш тапты. Дини мөнәсәбәтләр барлык диннәрнең закон алдында тигезлектә булуын, кешегә үзе теләгән динне тота алу хокукы кебек төшенчәләрне үз эченә алган намус иреге принципларына туры китереп тормышка ашырыла.
Хәзергесе вакытта Казанда 158 дини оешма теркәлгән. Шулардан 69 мөселман, 50 православия һәм башка Татарстан өчен традицион булмаган дин оешмалары бар.
Дини оешмалар карамагында 67 гыйбәдәт кылу һәм табыну бинасы исәпләнә. Шуларның 32 тарих һәм архитектура һәйкәле булып тора.
Казанда дин белеме бирүче дүрт укыту заведениясе бар. Казан Духовная семинариясе, Россия Ислам Университеты, “Мөхәммәдия” югары мөслман мәдрәсәсе, "Ислам динен кабул итүгә мең ел" исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе. Моннан тыш мәчет каршысында исәпләнгән 20 мәдрәсә, православие храмнары каршысындагы 9 якшәмбе мәктәбе, протестант юнәлешендәге 6 мәктәп, 1 старообряд һәм яһүд этномәдәниятын тирәнтен өйрәнүче 2 иудей мәктәбе бар.