|
«К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры»
Театрның иҗат юлы бай һәм катлаулы. Ул 1933 елда Колхозчы-ударникларның Беренче Бөтенсоюз съезды чакырылышы һәм К.Тинчурин инициативасы белән Татар дәүләт академия театрының филиалы буларак барлыкка килә. Колхоз-совхоздан алып, республиканың татар күчмә һәм, ниһаять, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры булып оешкан дәвергә кадәр театр коллективы авыр һәм сикәлтәле юллар аша үтте.
Театрның беренче спектакле Кәрим Тинчурин һәм Кави Нәҗминең “Булат бабай семьясы” пьесасы буенча, 1933 елның 6 ноябрендә Питрәч районының Шәле авылында күрсәтелде. Театр труппасының нигезен бу вакытка Гөлсем Болгарская, Зариф Закиров, Ибраһим Шагдалеев, Мәҗит Илдар, Әзәл Ягудин, Гөлсем Камская, Бибинур Галиуллина, Газиз Гыйматов, Мәрьям Рәхматуллина, Хан Исмәгыйлов кебек танылган академия театры артитстлары тәшкил итте.
Соңрак театрда Касыйм Шамил, Вера Минкина, Габдулла Фәтхуллин, Зәйнәп Камалова, Зәйтүнә Хәлиуллина Рокыя Кушловская, Сәет Шәкуров, Сафия Хөснетдинова, Гани Вәлиев кебек сәхнә осталары эшли.
Күчмә театр эшли башлаган дәвердә, бөек драматург Риза Ишморат, Гали Ильясов, Әсгать Мәҗитов, аның җитәкчеләре һәм режиссерлары булып торды. Кайбер спектакльләрне режиссер Ш.Сарымсаков, Х.Сәлимҗанов, Г.Уральский куйды.
Бөек Ватан сугышы тәмамлану белән театр труппасы сугыш фронтыннан кайткан Фәридун Юнысов, Маһинур Шәрипова, Мөхәммәт Хәмзин, Мөнирә Шәһидуллина, Зәкия Туишева кебек талантлы артистлар белән тулылана.
Театр белән җитәкчелек итү режиссер Габдулла Йосыповка, Сөләйман-Вәлиев-Сульвага һәм аның директоры Мәхәммәт Хәмзингә йөкләнә. 1956 елда баш режиссер итеп югары театраль белемле, Академия театрында һәм Театр училещесында күп еллар буена театраль һәм педагогик эшчәнлек алып барган Кәшифә Тумашева билгеләнә.
1988 елда театрга Горький урамында урнашкан бина бирелә. Тормышта килеп туган кыенлыкларга карамастан, К.Тинчурин театры иҗат коллективы бигрәк тә соңгы ун елда тамашачыларны яңа спектакльләр белән шатландырды.
1993 елдан бирле театрның баш режиссеры вазифасын Щукин исмендәге училищены тәмалаган Р.Зәһидуллин башкара. Ул репертурны яңартты һәм коллективка театр училищесын һәм мәдәният һәм сәнгать Академиясен тәмамлаган яшь артистларны чакырды. Драма әсәрләрне сайлаганда Р.Зәһидуллин милли драматургиягә генә таянып калмады, театрыбызның хәзерге репертурында Бомарше, Мольер, Гарсия Лорки пьесаларын да күрергә мөмкин.
«Кирегә
|