rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 369 көн
 


«Казан дәүләт яшь тамашачы театры»

Казан дәүләт яшь тамашачы театрының беренче спектакле 1932 елның 30 ноябрендә куела. Шушы көннән башлап һәр елны театр үзенең туган көнен билгеләп үтә. Җиденче дистәне тутырган Казан дәүләт яшь тамашачы театры авыр һәм шөһрәтле юллар аша үтте.

1946 елда балалар театрлары беренче Бөтенсоюз смотрында шәһәребезнең яшь тамашачы театры илебездәге иң яхшы театр дип табыла. Шушы вакыттан бирле труппа төрле фестивальләрдә катнашып дипломнар һәм бүләкләр алып килүен дәвам итә.

1992 елда Б.Васильевның “И был вечер и было утро” романы буенча уйналган “Погром” спектакле өчен яшь тамашачы театрына Дәүләт премиясе тапшырылды.

Казан дәүләт яшь тамашачы театры спектакльләрен казанлылар гына түгел Мәскәү, Ленинград, Ульяновск, Йошкар-Ола, Чебоксар, Пенза, Иваново, Ярославль, Караганда, Целиноград, Ижевск, Оренбург, Запорожье, Днепропетровск, Белгород һәм Владикавказ шәһәрләре тамашачылары да яратып карый.

 1996 елда театр У.Шекспирның “Буря” әсәре буенча куйган спектакле белән “Елның иң яхшы спектакле” номинациясендә “Алтын битлек” премиясенә лаек булды.

Тамашачылар ТАССРның халык артисты һәм РСФСРның атказанган артисты Мария Неменко-Бабковская һәм Владимир Глушковны, ТАССРның атказанган артистлары – Анна Пешкованы, Василий Чернецкийны, Петр Мулярчикны, Борис Роскинны хәзер дә яратып искә ала.

Театр һәрвакыт үзенең шәп режиссурасы белән дан тотты. Биредә төрле елларда Марсель Сәлимҗанов, Вадим Голиков, Феликс Григорьян, Юрий Погребничко, Борис Цейтлин кебек бөек режиссерлар эшләгән.

1997 елда театр артистлары сафы Казан театр училищесы тәмамлаган яшь актерлар белән тулыланды.

2001 елның 10 мартында театр кабат ишекләрен ачты. Тамашачыларга Н.Скороходның “Колобок, Кололбок” премьерасы тәкъдим ителде. Бу театр өчен бик мөһим вакыйга иде, чөнки 1995 елның 30 нчы гыйнварыннан 31нә каршы төнне янгын чыгып, шактый зыян күргән бинаны төзекләндерү өчен 6 ел вакыт кирәк булды.

 Шулай да төзекләндерү барышында театр труппасы тик утырмады, үзенең спектакльләрен чыгаруны һәм гастрольләрдә йөрүне дәвам иттерде.




«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды