|
«В.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры»
В.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры Россиядәге иң зур драма театрларның берсе булып тора. Аның рус һәм дөнья классика әсәрләренә, шулай ук заман драматургиясенә нигезләнгән югары художестволы репертуары, талантлы сәхнә осталарынан тупланган даими профессиональ труппасы, заманча режиссурасы һәм сценографиясе Казан халкын гына түгел, башка төбәкләрдән дә тамашачыларны һәрдаим җәлеп итә.
“Прованс” француз газеты язганча “В.Качалов исемендәге Казан рус драма театрының сыйфат принцибы аның күпякьяклылыгыннан гыйбәрәт. Һәм ул, һичшиксез бик яхшы мәктәп. Театрда катнашучы актерлар эшчәнлеге чынлап та күпкырлы, алар бер үк вакытта сәхнә остасы да, биюче дә, җырчы да”. “Театр декарацияләре дә җырчы-актерлар кебек тылсымлы”, - дип нокта куя Либерасьон газеты.
Казан академия рус Зур драма театрына 1791 елда нигез салынган. Илебезнең иң борынгы театрларының берсе буган В.Качалов театры сәхнәсендә П.Мочалов, П.Садовский, М.Щепкин, А.Мартынев, П.Медведев, М.Савина, В.Давыдов, П.Стрепетова, В.Качалов кебек ХIХ-ХХ гасырларда яшәгән һәм иҗат иткән бөек актерлар, режиссерлар һәм театр сәнгате эшлеклеләре чыгыш ясаган.
Театр җитәкчеләре тырышлыгы белән Казан академия рус Зур драма театры Мәскәү һәм Петербург император театрлары өчен талантлар чыныктыру урынына әйләнгән. Үзләренең актерлык иҗаты юлын Казан театрында башлап җибәргән яшь талантлар, соңрак Мәскәү һәм Петербург театр сәхнәләренә чакырылган.
Театрның ел саен төрле халыкара һәм бөтероссия театр фестивальләрендә катнашуы (Каһирә, Марсель, Вильнус, Мәскәү, Псков, һәм башка шәһәрләр), 2000 елда Сочи шәһәрендә гастрольдә булып кайтуы, аның исемен бөтендөньяга танытып кына калмады, ә дөнья театр процессының аерылгысыз өлеше итте.
Хәзерге вакытта Россия халык артисты Александр Яковлевич Славутский җитәкчелегендәге В.Качалов театры актерлары рус психологик театр традицияләренә тугры калуын дәвам итә. Алар, ничек кенә ачы булса да, сәхнәдән дөреслекне сөйләргә, тамашачы белән ышанычлы диалог булдырырга, һәр рольгә, һәр спектакльгә “йөрәк ачысын” бирергә омтыла, “яхшылык һәм түзмәүчелек, иман һәм имансыз булу, нәфрәт һәм мәхәббәт” турында уйлана. Баш режиссер Славутский беренче чиратта кешегә һәм туганыңа булган мәхәббәтне күрсәтүне бурыч итеп куйды. “Без искелек штампларыннан арынырга, вакытны аңлап, үзебезнең иҗат белән залда утырган тамашачының икенче бер кешегә булган ышанычын саклап калуда булышырга тиеш һәм без шуңа омтылабыз”, - ди режиссер.
«Кирегә
|