rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 889 көн
 
Warning: Wrong parameter count for _() in /var/www/kazan1000/lib/project.inc on line 60


«Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры»

Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына нигез 1932 елда ук салынган. Ләкин рәсми статус театрга төрле сәбәпләр аркасында 1991 елда гына бирелде. Бу чорда театр сәхнәсендә Б.Мукаевның “Оят төне”, Ф.Шиллерның “Мәкер һәм мәхәббәт”, Т.Гыйззәтнең “Башмагым”, Ж.-Б.Мольерның “Тартюф” спектакльләре куелды.

Соңрак театрга шәһәребезнең Киров районында урнашкан элекке җитен комбинаты клубы (Алафузовның “Эшчеләр театры”) бинасы бирелә.

2000 елда Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Бөтендөнья “АССИТЕЖ” балалар театры оешмасына кабул ителә.

2003 елның июнь аенда театр Р.Батулланың “Сак-Сок” спектакле белән Кыргызстанның Бишкек шәһәрендә үткәрелгән “АРТ-ОРДО” фестивалендә катнашты. Фестивальдә “Сак-Сок” иң яхшы спектакль дип табылды, ә Албасты ролен башкарган артист И.Камалиев иң яхшы ир-ат роле номинациясендә димпом белән бүләкләнде.

Театрның иҗади үсешенә йогынты ясаган әйдәп баручы артистлар арасында Татарстан халык артисты Н.В.Сафинны, Татарстан Республикасының атказанган артисты Ф.А.Галиевны күрергә мөмкин.

Сәләтләре, милли театрыбызга һәм сәнгатебезгә тугры калулары өчен әлеге шәхесләр хөкүмәт бүләкләренә һәм почетлы дәрәҗәләргә ия булды.

Театр репертуарында яңа спектакльләр  еш барлыкка килә. Мисал өчен, Т.Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү”, Р.Сәдриев һәм М.Сафинның “32 нче март”, Д.Аппакованың “Шүрәле”, Тимерҗанның “Көзебез язы”, Ф.Галиевнең “Алмачуар” һәм Т.Гыйззәтнең “Кыю кызлар” спектакльләре.

Театрда даһи драматурглар белән бергә Амманулла, М.Гыйләҗев, Х.Ираһимов, Г.Гыйльманов, Р.Корбан кебек яшьрәк талантларның да әсәрләре сәхнәләштерелә.




«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды