rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 369 көн
 


«“Әкият” татар дәүләт курчак театры»

Татар дәүләт курчак театрына 1934 елда С.М.Мерзляков инициативасы белән нигез салына. Бу театр чын мәгънәсендә интернациональ характерда була, биредә рус һәм татар телләрендә спектакльләр куела.

Курчак театры эшли башлаган дәвердә, аны аякка бастыруда Мәрьям Хисамова, Зинаида Устинова, Борич Рычков, Мария Язвина, Рокыя Хәбибуллина, Сара Вәлиуллина, Вәли Гафаров, Фуат Таһиров кебек беренче актерларның, режиссер Сәлях Хөснинең, рәссамчы Л.Тройцкий һәм А.Азимовларның өлеше гаять зур.

Хәзерге вакытта теарда сиксәнләп кеше хезмәт күрсәтә, шуларның егерме сигезе актер. Театрның әйдәп баручы актерлары арасында Татарстан Республикасының халык артисткасы Рәмзия Фәйзуллина, Татарстан Республикасының атказанган артисты Сания Каюмова, Александар Карпеев, Ришат Гыйҗәтуллин, Наталия Егорова, артист Римма Зәйнуллина, Гүзәл Гаязетдинова, Миләүшә Сабирова, Фәнзилә Сабирова, Марс Гайфуллин, Гөлнур Габдрахманова, Владимир Фечин, Юрий Чуктиев һәм башкаларны күрергә мөмкин.

Бүген театрда дөнья халыклары әкиятләренә нигезләнгән, борынгы һәм бүгенге көн авторларның әсәрләре буенча 30 дан артык спектакль уйнала. Бу спектакльләрдә классик курчаклар белән бергә заманча киендерелгән һәм бизәндерелгән, модерн характерындагы курчакларны да очратырга була. Ел буена театрда 460 спектакль куела, аларны карарга 86000 бала килә.

1974 елдан башлап Казан курчак театры УНИМ Халыкара курчак теарлары оешмасына коллектив әгъзасы итеп билгеләнде. Театр үзенең спектакльләре белән Германиядә, Төркиядә, Франциядә һәм Болгариядә үткән Халыкара фестивальлләрдә чыгыш ясады. Польшада гастрольдә булып кайтты, Болгариядә, АКШта, Франциядә, Германиядә, Югославиядә үткәрелгән иҗат конференцияләрендә, симпозиумда һәм конгресста катнашты.




«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды