|
«Г.Камал исемендәге татар дәүләт акдемия театры»
1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче тапкыр татарча спектакль уйнала. Бу дата Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының рәсми туган көне булып санала. 1907 елда труппага беренче хатын-кыз Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм труппаның булачак җитәкчесе, “татар театры атасы” Габдулла Кариев килә. 1908 елда бөек татар шагыйре Г.Тукай труппага “Сәйяр” исемен бирә.
Революциягә кадәр күчмә тормыш алып барган театр труппасы 1920 елда биналы була. Башта театрга Островский урамында урнашкан сәүдәгәрләр җыены бинасы, аннан хәзерге Горький урамындагы түрәләр клубы йорты тапшырыла.
Театр эшли башлауның беренче елларында ук милли театр сәнгатенә нигез салына. Сугыш алды елларында театрда дөнья һәм милли классика, татар һәм тәрҗемә драматургия әсәрләре буенча спектакльләр куела.
1929 елда театрга академия дәрәҗәсе һәм 1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал исеме бирелә. Труппаның 1957 елда Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлегендә (Декада) катнашуы, сугыштан соңгы иң истәлекле вакыйгаларның берсе булып театрыбызның тарихына кереп калды.
Соңгы 30 ел эчендә татар академия театры үсешендә яңа бер этап барлыкка килде. Хәзерге театрыбызны барлыкка китерүдә Мәскәү театр сәнгате институтын тәмамлап, 36 ел гомерен театрга багышлаган, баш режиссер М.Х.Сәлимҗановның өлеше гаять зур. Ул спектакльләрне заман таләпләренә туры китереп, актерлардан рольләрне заманча башкаруны таләп иткән.
М.Сәлимҗановның иң соңгы иҗат җимешләренең берсе - З.Хәким пьесасы буенча уйналган “Күрәзәче” спектакле. Әлеге спектакль Казанда үткәрелгән “Нәүрүз - 98” төрки халыклар театр фестивалендә Гран-при яулады.
СССР халык артисты, профессор, дәүләт премияләре лауреаты Марсель Хәкимович Сәлимҗанов (1934-2002) “Намус һәм абруй өчен” “Алтын Битлек” премиясенә лаек булды.
2001 елның декабрь аенда Татарстан фәннәр Академиясе тарафыннан М.Х.Сәлимҗановка сәнгать өлкәсендәге фидакарь хезмәте өчен почетлы академик дәрәҗәсе бирелде.
Бүгенге көнне театр Россия, Балтыйк буе һәм Урта Азия шәһәрләре буенча гастрольдә йөри. 1996, 1997 һәм 2000 елда театр труппасы Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Җанкисәккәем” “Йөрәк маем” спектакльләре белән Финляндиядә булып кайтты. 1996 елда театр артистлары А.Чеховның “Акчарлак” һәм Т.Миңнуллиның “Җанкисәккәем” спектакльләрен Германиянең Аугсбург шәһәрендә үткәрелгән яшьләр театры фестивалендә уйнады.
1999 елда “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле Төркиянең Стамбул шәһәрендә куелды. 2000 елның сентябрь аенда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры үзенең спектакльләре белән Әстерхан шәһәрендә, 2001 елның апрелендә Уфада һәм Башкортостанның башка районнарында чыгыш ясады.
Г.Камал театры илебездәге иң популяр милли театрларның берсе. Аның сәхнәсендә театр осталары белән бергә сәләтле яшьләрне дә күрергә мөмкин. Театрның яңа режиссеры, Мәскәү театр сәнгате институтын тәмамлаган Ф.Бикчәнтәев тарафыннан 20 спектакль куелды. “Нәүрүз-98” фестивалендә Ф.Бикчәнтәев иң яхшы режиссура призына лаек булды.
1995 елда Мәскәүдә үткән “Подиум-95” театр мәктәпләре IV халыкара фестивалендә Ф.Бикчәнтәевнең А.Чехов пьесасы буенча куйган “Акчарлак” спектакле елның иң яхшы 3 спектакленең берсе дип табылды.
1996 елда Г.Камал исмендәге татар дәүләт акдемия театры Кабан күле яры буенда урнашкан, суда йөзүче җилкәнле корабны хәтерләткән яңа бинага күчте. Аның фойесында күлне күзәтеп булган зур тәрәзәләр, фонтанлы кышкы бакча, тамашачылар ял итү өчен балконнар, портретлар галереясе һәм тетрның бөек артистлары сыннары бар.
«Кирегә
|