rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 163 көн
 


«М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры»

Идел буенда беренче стационар рус операсы барлыкка килгәнче үк, Казанда гасыр буена түләүле тамашалар күрсәтелеп килүе мәгълүм. Шулай да даими рус театры шәһәребездә 1791 елда гына ачыла.

1803 елда Казанда алпавыт П.П.Есиповның крепостной артистлар театры халык арасында абруй казана. П.П.Есипов төзеткән таш фундаментлы агач театр бинасы 1815 елга кадәр саклана. Ул хәзерге опера театры бинасы урнында була. Театр драма буларак саналса да, биредә опера әсәрләре да еш уйналган.

1851 елда шәһәребездә яңа театр бинасы төзелә. Бу театр итальян опера труппасы гастрольләре белән ачылып китә. Шулай итеп Казанда беренче тапкыр итальян музыкасы яңгырый.

1867 елда Казанда театр эшчәнлеген “Рус сәхнәсен җыештыручы” антрепенер П.М.Медведев (1837-1906) җитәкли башлый. 1874 елның 26 августында беренче тапкыр Глинканың “Иван Сусанин” операсы башкарыла.

1917 елга кадәр Казан операсы провинциядәге иң яхшы операларның берсе булып саналган.

1934 елда Татария Хөкүмәте тарафыннан Казанда опера һәм балет театрын ачу турында Карар кабул ителә.

1933 елның 4 ноябрендә Мәскәү консерваториясе каршында, булачак театрга кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясен булдыру турында карар чыга. Студияне 1934 елың 2 февралендә ачалар.

Казаннан Мәскәүгә республикабызның иң сәләтле җаннары китә. Дүрт ел буена биредә вокалчылар, дирижерлар, композиторлар белем ала. Студияне тәмламлаган соң белгечләр 1938 елда Казанга кайта һәм 1939 елда Н.Җиһановның “Качкын” операсы белән театрны ачып җибәрә. Сугыштан соң театр эшчәнлеге чын-мәгънәсендә чәчәк атты. Бу елларда театрда тәҗрибәле опера һәм балет осталары үсеп чыкты.

М.Рахманколова, Г.Кайбицкая, А.Измайлова, С.Садыйкова, З.Бәйрәшова, М.Булатова, У.Альмеев, Х.Зәбирова, Ф.Насретдинов, Л.Верниковский, М.Булат-Радионов, Е.Домбаева, Д.Сидриҗиһанов кебек Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар студиясен тәмамлап кайткан якты талант ияләре милли театр традицияләренә нигез салды.

Балет труппасы үз иҗат юлын опера труппасы белән бер үк вакытта башлап җибәрде. Татар сәхнәсе өчен әле яңа булган бу сәнгать төрен үстерүдә балетмейстер Гай Таһировның өлеше гаять зур булды. Бу вакытта труппаның нигезен А.Гацулина, Н.Леонтьева, С.Глинская, В.Романюк кебек талантлы шәхесләр тәшкил итте.

1945 елның 12 мартында Ф.Яруллинның “Шүрәле” (А.Фәйзи либреттосы) буенча беренче тапкыр татар милли балеты күрсәтелде. Бу татар музыка сәнгате тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе булгандыр.

1956 елның 28 нче сентябрендә “Алтынчәч” спектакле белән театрның хәзерге бинасы ачылды. Әлеге бинага нигез ташы 1936 елда ук салынган була. Аны төзүдә архитектор Скворцов һәм Гайнетдинов катнаша. Бүгенге көнне театр бинасы архитетура һәйкәле булып дәүләт тарафыннан саклана.

Бина үзенең матурлыгы белән ерактан ук күренеп тора. Тамашачылар залында тау хрусталеннән коеп ясалган, авырлыгы 1 тоннага якын зур, матур люстра урнаштырылган. СССР Югары Советы Президиумы Карары белән театрга герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелде.

60-70 елларда театрда яшь талантлар килә. Театрның художество җитәкчеләре булып Ф.Мансуров, Я Вощак, Ю.Кочнев, И.Лапиньш, В.Куценко, Н.Юлтыева, Д.Арипова билгеләнә. 1988 елда М.Җәлил исмендәге Татар опера һәм балет театрына акдемия дәрәҗәсе бирелә.

1978 елдан 1987 елга чаклы театрның опера һәм балет труппалары Россия шәһәрләре буенча гастрольләрдә йөри. Тамашачыларга рус, европа һәм татар композиторларының опералары, балетлары һәм концерт программалары тәкъдим ителә.

1988 елга кадәр Казан опера һәм балет театры артистлары чит илләргә гастрольгә Мәскәү делегациясе составында гына чыга алган. Ләкин 1994 елда труппа мөстәкыйль рәвештә беренче тапкыр чит илгә гастрольгә китә. Шушы вакыттын башлап театрыбыз Голландия, Бельгия, Германия, Дания, Франция, Австрия, Швейцария, Люксембург, Португалия, Ирландия кебек Европа илләрәрендә булып кайтты.
Амстердам шәһәренең 2500 урынга исәпләнгән Carre театрында, Лиссабонның 3000 кешегә исәпләнгән Coliseu театрында, Страсбургның 2500 кешегә исәпләнгән театрында чыгыш ясады.

Ф.И.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале.
Беренче фестиваль республика күләмендә 1982 елда уздырылды. Аның программасы Шаляпин иҗатына багышланган иде. 1985 елдан бу фестиваль бөтенроссия күләмендә үткәрелә башлады, ә 1991 елдан соң фестиваль халыкара күләмгә чыкты. Шушы вакыт эчендә фестивальнең репетуары шактый киңәйде, катнашучылар саны артты.

Төрле елларда Ф.Шаляпин фестивалендә сәнгатебезнең күген балкытып торган А.Эйзен, А.Ведерников, А.Масленников, В.Верестников, В.Пьявко, И.Архипова, Ю.Мазурок, Т.Ерастова, Т.Синявсекая, А.Ломоносов, В Кудряшов кебек Зур театрның мәшһүр җырчылары, Н.Охотников, Ю.Марусин, Б.Минжилкиев, В.Огневенко, О.Кондина, Г.Беззубенков, И.Богачева, Л.Филатова, В.Ванеев, Ю.Шкляр, В.Черноморцев кебек Мариинский театрының сәләтле җаннары чыгыш ясады. Алар белән бергә чит ил операсы осталары һәм милләтебезнең даһи җырчылары сәхнәгә менде.

Р.Нуриев исмендәге халыкара классик балет фестивале.
Классик балет фестивале тәүге тапкыр 1987 елда үткәрелде. Шушы чордан башлап фестивальнең абруе шактый артты. Аның сәхнәсенә төрле елларда В.Васильев, Е.Максимова, Г.Комлева, Н.Долгушин, Н.Грачева, К.Кырб, Л.Кунакова, Н.Павлова, Т.Чернобровкина, Н.Ледовская, И.Лиепа, П.Скирмантас, И.Валекайте, Э.Шпокайте, Т.Кладничкина, В.Григорьев, А.Дорош, Л.Шипулина, Е.Князькова, И.Шапчиц (Завьялова), У.Лопаткина, Ю.Махалина кебек илебезнең көчле сәнгатькәрләре менде.

Татар театрының нурлы байрагын күтәреп барган балет осталары гастрольгә килгән бөек сәнгать ияләре белән бер дәрәҗәдә чыгыш ясады.

1992 елдан алып фестиваль халыкара күләмдә үткәрелә башлады. 1992 елның 21 нче маенда куелган “Щелкунчик” балеты фестивальдә чын-мәгънәсендә сенсация булды. Әлеге балет белән легаендар Рудольф Нуриев дирижерлык итте. Шушы вакыйгадан соң Р.Нуриев фестивальгә үз исемен бирергә риза булды.




«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды