rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 992 көн
 
Warning: _() expects exactly 1 parameter, 2 given in /var/www/kazan1000/lib/project.inc on line 60



«»


«Фәрит Мөхәммәтшин "Меңьеллык Казан истәлегенә" медальләрен тапшырды»

Бүген Дәүләт Советының унҗиденче утырышы алдыннан парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Президенты тарафыннан оештырылган "Меңьеллык Казан истәлегенә" медальләрен тапшырды.

"Без барыбызда республика тормышындагы әлеге тарихи вакыйгаларның оештыручылары да, катнашучылары да булдык, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Сез барыгызда БДБ илләре саммиты һәм Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышы уңышлы узсын өчен кулдан килгәнчә тырыштыгыз.

Бәйрәмгә кадәр уйланылган эшләр тәмамланырмы дип борчылдыгыз. Бәхеткә, без күпчелек проектларыбызны тормышка ашыра алдык".

Парламент башлыгы шулай ук бәйрәмгә килгән кунакларның Казанның төзеклеге белән канәгать калуларын да билгеләп үтте.

 "Безнең башкалабыз чистарды һәм матурланды. Шәһәр һәм барлык республика халкына озак еллар хезмәт итрлек яңа обьектлар барлыкка килде, - диде ул. - Бу максатка ирешү өчен тәүлек буе эшләгән кешеләргә рәхмәтемне җиткерәм. Дөрес, бу зур эш, зур чыгымнар. Федераль үзәкнең дә финанс килешүләрнең күп өлешен тормышка ашыруын билгеләп үтми булмый.

Фәрит Мөхәммәтшин Казанның меңьеллык бәйрәме көннәрендә Россия дәүләте үсешендә татар халкының тоткан урыны беренче тапкыр югары бәяләнде, диде.

"Бу вакыйгалар Татарстан сәясәтенең дөреслеген тагын бер кат раслый" - дип тә ассызыклады ул. Алга таба бәйрәм чараларын оештыруда актив катнашулары өчен рәхмәт белдереп, Дәүләт Советы башлыгы һәрбер депутатка "Меңьеллык Казан истәлегенә" медальләрен тапшырды.

9.09.2005
Чыганак: Intertat.ru




«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды