rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 992 көн
 
Warning: _() expects exactly 1 parameter, 2 given in /var/www/kazan1000/lib/project.inc on line 60



«»


«Татарстан башкаласында бөтендөнья мәдәни мирасы шәһәрләрендә төбәк туризмының үсеше карала»

Бүген Казанда шәһәребезнең 1000 еллыгына багышланган “Бөтендөнья мәдәни мирасы шәһәрләрендә төбәк туризмының үсеше: тәҗрибә һәм перспективалар” дип исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли конференция үз эшен башлап җибәрде.

Конференциядә катнашучылар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Йошкар-Ола, Әстерхан, Алабуга, Ярославль һәм Мәскәү өлкәләре, Нидерландия һәм Германия вәкилләрен дә күрергә мөмкин иде.

Конференциядә күтәрелгән төп мәсьәлә булып төбәк туризмының үсеш стратегияләрен һәм тенденцияләрен билгеләү булды.

Чит илләрдән килгән кунакларны укучы яшьләр арасында алмашу программалары, туризмның үсешендә телнең роле һәм туризм сферасын кадрлар белән тәэмин итү кебек мәсьәләләр кызыксындырды.

Татарстан вәкилләре башкалабызның 1000 еллык юбилеен үткәргән вакытта туплаган тәҗрибәләре белән уртаклашты.

6 нчы октябрь 2005 ел




«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды