rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 992 көн
 
Warning: _() expects exactly 1 parameter, 2 given in /var/www/kazan1000/lib/project.inc on line 60



«»


«Татарстанда Литва көннәре узачак»

Агымдагы елның 7 сентябреннән алып 9 кадәр Татарстанда Литва Республикасы көннәре узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара кысаларында Литва оешмалары вәкилләре белән икеяклы очрашулар үткәрү, республика икътисады мөмкинлекләрен тәкъдир итү планлаштырыла. Моннан тыш Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында бизнес-форум да үтәчәк. Биредә Литва Республикасының 17 фирмасы катнашыр дип көтелә.

Алар арасында транспорт, логистика белән шөгыльләнүче, авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек җитештерүче оешмалар белән бергә машина төзелеше сәнәгате, туризм, төзелеш, нефтехимия өлкәсендә эшләүче компанияләр дә бар.

Очрашу түгәрәк өстәлләр артындагы фикер алышу, секцияләп эшләү формасында оештырылачак. Биредә катнашкан эшмәкәрләргә сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне барлыкка китерү, турыдан-туры хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен хәл итү мөмкинлеге бирелә. Литва көннәре кысаларында кунаклар тарафыннан оештырылган концертның да булуы көтелә, биредә милли коллектив вәкилләре чыгыш ясаячак.

6.09.2005
Чыганак: Intertat.ru
http://tpp.tojikiston.com фотосы




«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды