|
«Милләттәшләребез "Сабантуй" китабын чыгарды»
Австралиядә гомер итүче милләттәшләребезнең күбесе Кытайдан, культура революциясе чорында, 20 гасырның 50, 60 елларында күчкәннәр.
Бу материкта яшәүче берничә йөз татар милли рухны, туган телне, гореф-гадәтләрне саклап калырга тырышалар.
Беренче тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуен андагы татарлар 1997 елда оештыралар. Татар-башкорт ассоцияциясе төзегәннәр. Җитәкчеләре - Шөһрәт Вәли. Төрле милли, дини бәйрәмнәребезне зурлап үткәрәләр. Якшәмбе мәктәбе нәниләребезгә туган телебезнең матурлыгын, байлыгын төшендерә.
Бу контенентта төрле милләт вәкилләре бик күп. Җирле халык татарлар турында күбрәк мәгълүматлы булсын өчен, Казанның 1000 еллыгы уңаеннан инглиз телендә халкыбызның тарихын, килеп чыгышын, милли йолаларын, Татарстан турында язып "Сабантуй" дигән китап чыгарганнар. Аның авторы шагыйрә - Гайшә Маски.
Затлы кәгазьдә, матур рәсемнәр белән бизәлгән бу китапны тәкъдим итү кичәсе август аенда үткән. Киләчәктә мәктәпләрдә бу китап әлеге җирлектә яшәүче халыкларны татар халкы белән ныклап таныштыру өчен дәреслек булып хезмәт итәчәк икән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хәбәр итә.
5.09.2005 Чыганак: Intertat.ru http://cheremshan.com.ru фотосы
«Кирегә
|