|
«Казанда шәһәребезнең 1000 еллыгына багышланган Билбаулы көрәш буенча IV Дөнья чемпионаты узачак»

30 сентябрьдән алып 1 октябрьгә кадәр Казанда шәһәребезнең 1000 еллыгына багышланган Билбаулы көрәш буенча IV Дөнья чемпионаты узачак. Әлеге ярышларда дөньяның 60 иленнән 200 спортчы катнашыр дип көтелә.
Бүген, 30 нчы сентябрьдә, Татарстан башкаласына дөньяның 38 иленнән 200 ләп катнашучы килде. Оештыручылар белдергәнчә, чемпионатта катнашырга тагы 14 ил вәкилен кәтәләр.
Спорт ярышлары 66 кг., 73 кг., 81 кг. , 90 кг. кадәр һәм 90 кг. авыррырак булган 5 үлчәм авырлыгында үткәреләчәк.
Чемпионатта хатын-кыз командалары да катнашачак. Алар 63 кг. кадәр һәм 63 кг. авыррак булган ике үлчәмдә көч сынашачак.

Билбаулы көрәш буенча IV Дөнья чемпионаты олимпия системасында үткәреләчәк, ягъни спортчылар көндәшләре белән уртача 1 минут көрәшәчәк.
Программа кысаларында милли көрәш буенча да ярышлар узачак. Россия командасыннан тыш “турнир хуҗасы” Татарстанның да үз командасы булыр дип көтелә.
Финал ярышлар 1 октябрь көнне “Баскет-холл”ның зур аренасында узачак.
30 сентябрь 2005 ел Ш.Абдюшев фотолары
«Кирегә
|