|
«Казан шәһәре администрациясе Башлыгы Камил Исхаков Казанның 1000 еллыгы белән котлады»
Хөрмәтле казанлылар!
Гомуми бәйрәмебез - Казанның 1000 еллыгы уңаеннан чын күңелдән котлау сүзләремне кабул итегез.
Безгә борынгы, кабатланмас, әмма мәңге яшь шәһәрдә яшәргә, эшләргә һәм күренекле юбилей - Казанга нигез салынуның 1000 еллыгына әзерлек эшендә актив катнашу бәхете насыйп булды.
1000 ел - үзенчәлекле биеклек, аны буйсындыргач артка борылып карарга, шәһәребез тарихының иң якты сәхифәләрен искә төшерергә, игътибарны алга юнәлтергә, гүзәл шәһәребезнең киләчәген күзалларга телисең.
Без шәһәребезне төзегән, яклаган, саклаган үткән буынга рәхмәтлебез һәм бүген безгә тормыш тәҗрибәсен, иҗат энергиясен балаларыбызга, оныкларыбызга бирергә чират җитте. Үткәннәргә мөрәҗәгать итү йөрәкләребездә горурлык хисе уята һәм Казанның бүгенге казанышларын тагын да җаваплырак бәяләргә мәҗбүр итә.
1000 еллыкка әзерлек еллары яраткан шәһәребезнең социаль-икътисади үсешенең мөһим этабы булды. Казан үзгәрде, үсте, көнкүреш яхшырды, мәдәнилек дәрәҗәсе күтәрелде.
Шунысы мөһим: казанлылар бу эшләрдән читтә калмадылар, һәркем шәһәргә үз бүләген әзерләде. Бер зур дус гаилә булып тузган торак проблемасын хәл иттек, метро төзедек, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне үзгәртеп кордык. Казанның горурлыгы булып торган һәрнәрсә анда яшәүчеләрнең хезмәте, тырышлыгы, акылы һәм таланты белән булдырылды.
Шәһәр үсешендә актив катнашуыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Меңьеллык гүзәл Казаныбызның чәчәк атуы өчен без бергәләп күп нәрсә эшләдек.
Барыгызны да чын күңелдән бәйрәм белән котлап, йортларыгызда уңайлыклар, гаиләгездә килешеп яшәү, күңел күтәренкелеге, иминлек һәм сәламәтлек телим. Казаныбыз яшәрсен, матурайсын, икътисады ныгысын, мәдәнияте баесын!
Бу бәйрәм үзен казанлы дип горурланучы барлык кешеләрне берләштерсен!
Бәйрәм белән, хөрмәтле казанлылар! Юбилеең белән, Казаныбыз!
Казан шәһәре администрациясе Башлыгы Камил Исхаков
«Кирегә
|