|
«Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү салют белән тәмамланачак»

Татарстан һәм Россия артистлары Казанның 1000 еллыгына багышлап бүген "Шәһәрләрне мәхәббәт тудыра" дип исемләнгән бәйрәм үткәрә.
Ярминкә мәйданында 21.30 сәгатьтә башланачак концертны Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков ачачак.
Программада София Ротару, Николай Басков һәм аның "Дункан" шоу-балеты , Евровидение-2004 җиңүчесе Руслана, "Фабрика" группасы, "Иванушки International", "Чай вдвоем", "Hi-Fi" төркемнәре чыгыш ясаячак.

Татарстанның атказанган артисткасы Алсу исә Казанның 1000 еллыгына багышланган яңа җырларын башкарачак.
Концертны телевидениенең танылган алып баручылар Валдис Пельш һәм Лера алып барачак.
Концерт Ярминкә мәйданында 60х60 метр зурлыктагы үзенчәлек ачык сәхнәдә узачак. Анда артистлар сәхнәнең дүрт ягыннан күренә, тамашачылар өчен ике тамаша трибунасы 27 мең урынга исәпләнгән.

Бәйрәм 23.30 сәгатьтә Казансу елгасы өстендә "Казан риваятьләрдә күтәрелә" дип исемләгән мультимедияле шоу һәм 24.00 сәгатьтә салют белән тәмамланачак.
30.08.2005 Чыганак: Intertat.ru
«Кирегә
|