rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 992 көн
 
Warning: _() expects exactly 1 parameter, 2 given in /var/www/kazan1000/lib/project.inc on line 60



«»


«Президентлар Призына атлар узыша»

Меңъеллык белән бәйле вакыйгаларның иң көтелгәне, мөгаен, Халыкара ат-спорт комплексын ачу белән бәйледер. Кыска вакыт эчендә биредә халыкара стандартларга туры китерелеп зур ипподром төзелде, югары дәрәҗәдәге узышларны үткәрү белән бергә биредә ял да итеп булачак.

Хәзерге вакытта ипподромда ат ярышлары уза. Комплексны ачу тантанасы театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Профессиональ һәм үзешчән артистлар башкаруындагы тамаша Казанның барлыкка килү тарихы һәм үсешенә багышланган иде. Әйтергә кирәк, тамашада атлар да катнашты. Бу татар халкы язмышының ат белән аерылгысыз икәнлеген раслый. Мәйдан уртасында республиканың төрле районнарыннан килгән атлар да бар иде. Шулай ук төрле җирдә чыгыш ясый торган токымлы атларның үзенчәлекле чыгышлары да тамашачыларны мавыктырып тора.

Бүген ипподромда берничә призга ат узышлары оештырылачак. Казанның 1000 еллыгы призына 1600 метр ераклыкка өч яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк чиста гарәп токымлы айгырлар һәм бияләр йөгерешә. Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгы призына 3200 метр ераклыкта дүрт һәм аннан да артыграк яшьтәге айгырлар узышачак. Татарстан Республикасы Призына - 2400 метр ераклыкта өч яшьлек атлар чабыша. Россия Федерациясе Президенты Призын яулау өчен 2000 метр ераклыкта өч яшьлек атлар узышачак.

Шулай ук бүген ипподромда "Алтын дага" призының финал ярышлары да оештырылыр дип көтелә. Моннан тыш, Казанның 1000 еллык юбилее белән бәйле Франция кубогы да уйнатылачак. Бу узышта Франциядән килгән атлар ярышыр дип планлаштырыла. Ат узышларының үзәгендә, әлбәттә, Россия Федерациясе Призына оештырылачак ярышлар булачак. Бу стартта түбәндәге атлар катнашачак.

1. Мумий Тролль, Ростов өлкәсе;

2. Кулмэн, "Жокей клаб рейтинг";

3. Абонемент, Саратов өлкәсе;

4. Ламборн, Татарстан Республикасы Президенты аты, Нурлат ат үрчетү заводы;

5. Гентолун, "Жокей клаб рейтинг";

6. Акбаш, Краснодар өлкәсе;

7. Нисан, Башкортстан Республикасы,

8. Батрак, Мәскәү;

9. Пепе, Украина;

10. Дилер, Чечен Республикасы Премьер-министрының аты;

11. Файн Силвер, "Татспиртпром" җитәкчесе Рәшит Шәйхетдинов аты,

12. Тарана, Әзербәйҗан;

13. Валпас, Оренбург өлкәсе.




«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды