|
«"Скорпионс" Казан буйлап йөри»
Меңъеллык белән бәйле булган иң шау-шулы вакыйгаларның берсе - Казанга "Скорпионс" группасының килүе хакында соңгы вакытта күп төрле хәбәрләр таралса да, легендар рок-группа вәкилләре инде Татарстан башкаласына килеп тә җиткәннәр.
 
Бу хакта ИТАР-ТАССка сылтама белән AFISHA.km.ru сайты хәбәр итә. Бөтен дөньяга танылган Германия музыкантлары Франкфурт шәһәреннән Татарстанга турыдан-туры махсус рейс белән килгәннәр. 29 августта "Скорпионс" төркеме ун мең кешене сыйдырышлы яңа Боз Сараенда чыгыш ясаячак. Көтелгән концерт Константин Оберлан җитәкчелегендәге Россиянең Дәүләт Академия Камера оркестры катнашында узачак.
Алдан хәбәр итүебезчә, мондый зур бүләкне казанлыларга "Зенит" банкы ясый, әлеге банк Боз Сарае төзелешен дә финанслаган. Гамбургтагы хоккей үзәгенең мисалында төзелгән Казанның яңа Боз Сарае 384 көндә төзелде.
 
Музыкантлар бай тарихлы шәһәрдә концерт бирүләренә бик тә куанып "Константин Оберлан белән бер сәхнәдә чыгыш ясауны Россиянең рухи кыйммәтләренә кагылу белән тиңлиләр", бу хакта группаның солисты Клаус Майне хәбәр иткән.
Казан белән танышып, татар халык ашларыннан авыз итәргә теләсәләр дә, Германия музыкантларының эш көннәре бик тә тыгыз, иртәгә алар генераль репетиция үткәреп Камера оркестры белән бергә матбугат конференциясендә катнашачак.
 
Казан тамашачысына "Скорпионс" "Момент оф глориа" ("Момент славы") исемле программасын тәкъдим итәчәк. Бу концерт 1999 елның ноябрендә Берлин диварларының җимерелүен бәйрәм итүгә багышланып куелган иде инде. шулай да, "Скорпионс" тарафыннан берничә яңа җыр да яңгырар дип көтелә.
27.08.2005 Чыганак: Intertat.ru Л.Козловский фотолары
«Кирегә
|