|
«"Бәхетле"дән иң зур чәк-чәк»

Казанның 1000 еллык юбилеен билгеләп узуга багышланган тантаналарга бүләк буларак "Бәхетле" сәүдә ширкәте дөньяда иң зур чәк-чәк пешереп килергә җыена.
29 август көнне "Казан" милли-мәдәни үзәге янындагы мәйданда казанлылар һәм башкалабыз кунаклары өчен иң зур чәй мәҗлесе оештырылачак. Чәй мәҗелесенә баш кунаклар буларак Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча дөньяның бар почмакларыннан килгән милләтәшләребез җыелачак. Нәкъ менә шушы мәҗлеста бар татар бергә җыелып иң зур чәк-чәктән тәм һәм ләззәт алып авыз итә алачак. "Бәхетле" сәүдә ширкәте вәкилләре сүзләренә караганда, чәк-чәкнең авырлыгы 1000 килограм булып, аны пешерүгә 3 тәүлек вакыт китәчәк.
26.08.2005 Чыганак: Intertat.ru
«Кирегә
|