rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 992 көн
 
Warning: _() expects exactly 1 parameter, 2 given in /var/www/kazan1000/lib/project.inc on line 60



«»


«Татарстан башкаласында Санкт-Петербург урамы ачылды»

Бүген Казанда тантаналы рәвештә Петербург урамы һәм бөек тарихчы, фәлсәфәче Лев Гумилевка һәйкәл ачылды. Урамны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Минитимер Шәймиев, Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко, Россия дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Санкт-Петербург вице-губернаторы Александр Вахмистров, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы Мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм Казан шәһәре хакимияте Башлыгы Камил Исхаков катнашты.

Петербург урамы (элеккеге Свердлов урамы) шәһәребезнең юбилеена петербургларның менә дигән бүләге. Бу урамны реконструкцияләү эшләре Казан һәм Санкт-Петербург шәһәрләре арасында төзелгән “Казанның 1000 еллыгы һәм Санкт-Петербургның 300 еллыгы белән бәйле үзара чаралар үткәрү турында”гы Килешүгә нигезләнде.

Узган ел Казан төзүчеләре көче белән төньяк башкаланың Казан урамы реконструкцияләнде. Бу Санкт-Петербургның 300 еллык юбилеена казанлылардан бүләк булды.

Урамның төп идеясы – Татарстан башкаласында Санкт-Петербург шәһәренең бер өлешен булдыру. Тукай мәйданыннан алып Айдинова урамы кисешенә кадәр булган Петербург урамының озынлыгы 560 м., ә киңлеге 21 м. Биредә Санкт-Петербург рухында төзелгән шәһәр архитектурасы объектларын, Васильево утравы кисәген, Нева, яр буе, һәм басмаларны күрергә мөмкин.

Петербург урамының башында Лев Гумилевка бюст куелды. Әлеге бюстның архитекторы - Владимир Демченко. Урам бәйрәме Санкт-Петербург һәм Казан шәһәре иҗат коллективлары концерты белән дәвам итте

М.Козловский фотолары




«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды