rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 992 көн
 
Warning: _() expects exactly 1 parameter, 2 given in /var/www/kazan1000/lib/project.inc on line 60



«»


«Казанда халыкара турнир үткәрелде»

Казанның "УНИКС" спорт комплексында спорт биюе буенча "Казан Кремле Кубогы"на ярышлар үткәрелде. Ярышта Россиянең 45 шәһәреннән килгән килгән 600гә якын пар катнашты.

Россия спорт биюе федерациясе вице-президенты, Түбән Новгород шәһәреннән килгән, халыкара категорияле судья Юрий Сиверс турнирның Баш судьясы итеп билгеләнде.

Казан «Бригантина» клубы вәкилләре Илья Савинов һәм Екатерина Пилишкина "Самбо Кубогы" дип аталган иң дәрәҗәле төрдә җиңүче дип табылды.

Әлеге турнир Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР спорт биюе федерациясе президенты, «Бригантина» клубы җитәкчесе Николай Савинов тарафыннан оештырылды.

18 октябрь 2005 ел
Ш.Абдюшев һәм www.e-kazan.ru фотолары




«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды