rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 369 көн
 


«Тарихи Казан»

Үз-үзен ихтирам иткән һәр халык ата-бабасының тарихын белергә тиеш. Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда чоры, Казан ханлыгы – болар барысы да Татарстан тарихында һәм аның халкы язмышында тирән эз калдырган чорлар.

Казан шәһәре өч йөз ел дәвамында Идел буе Болгар дәүләтенең форпосты булып торган, аның исеменнән Борынгы Русь дәүләте белән икътисадый, сәүдә һәм мәдәни элемтәләргә кергән.

Аннан соңгы йөз елда Казан Алтын Урда дәүләте олысларының берсендә зур административ үзәккә әверелә. Биредә һөнәрчелек җитештерү һәм халыкара сәүдә чәчәк аткан. Борынгы Русь дәүләте белән традицион дуслык мөнәсәбәтләре киңәйгән һәм алга таба үскән.

1438 елдан 1552 елга хәтле Казан шәһәре Казан ханлыгының башкаласы булып торган.

Тарихыбызның киләсе 150 елында Казан - Казан краеның баш шәһәренә әйләнә, ул үсеп килүче Россиянең көнчыгыш капкасы, мөселман-христиан мөнәсәбәтләре шәһәре буларак санала.

Бөек Петр вакытында, 1708 ел, Казан шәһәре Казан губерниясе башкаласы буларак санала, һәм шушы дәрәҗәне 200 ел саклап килә.

Соңгы 90 елда Казан шәһәре Татарстанның башкаласы булып тора.

 




«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды