|
«Тугандаш шәһәрләр»
Казан шәһәре Брауншвейг (Германия), Брайан, Колледж Стейшн (АКШ), Эскишехир (Төркия), провинцияләр Әль-Мануфия и Әль-Калюбия (Мисыр), Хайдарабад (Һиндстан), Урбино (Италия), Анталья һәм Стамбул (Төркия Республикасы), Тебриз (Иран ислам Республикасы), Ханчжоу (Кытай Халык Республикасы), Шумен (Болгария Республикасы), Юрамала (Латвия Республикасы) кебек тугандаш шәһәрләр белән хезмәттәшлек итә.
Казан шулай ук Россия Федерациясе һәм якын чит илләрдәге 22 шәһәр белән дә тыгыз мөнәсәбәттә тора (Алмата, Архангельск, Астрахань, Бишкек, Владикавказ, Волгоград, Донецк, Евпатория, Иваново, Йошкар-Ола, Красноярск, Минск, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Саратов, Ташкент, Ульяновск, Уфа, Улан-Удэ, Челябинск, Ярославль).
Шәһәрләр арасындагы үзара хезмәттәшлек итү турында төзелгән барлык килешүләр, икътисад, мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәсендәге уртак мәнфәгатьләргә һәм әлеге шәһәрләр халкы арасында тарихи үсештә барлыкка килеп шактый ныгыган элемтәләргә нигезләнгән.
«Кирегә
|