|
«Казан тарихы»

Казанга беренче нигез салыну турындагы фәнни бәхәс, безнең мәгълүматларга караганда, инде йөз ел буена дәвам итә. Казанның төгәл яшен билгеләргә 1894 елда Шәһәр Думасы һәм 25 ел элек шәһәр җитәкчелеге һәм Казан галимнәре омтылыш ясап карады. Әмма һәр ике очракта да бәхәссез фәнни дәлилләр һәм фактлар табылмады.
Соңгы еллардагы 32 археологик казылмада, 62 китапханәдә һәм архивта, шул исәптән 46 чит ил китапханәсендә алып барылган тикшеренүләр чын мәгънәсендә яңа тарихи катламнарны ачты. Ниһаять, галимнәр зур фәнни ачыш ясалуын һәм V культура катламында кабатланмас әйберләр табылуын икърар иттеләр. Алар арасында: скандинавия дәүләтләрендә эшләнгән пыяла муенсалар, Х йөз урталарына караган чех тәңкәсе һәм башкалар.
Бу ачыш белән бәйле материалларны һәм табылдыкларны тикшерүдә Дәүләт Эрмитажының нумизматика бүлеге, Венгрия һәм Чехия илләренең милли музейлары, Мәскәү, Берлин, Каир галимнәре катнашты.
Төрле ил галимнәре чыгарган нәтиҗәләрнең охшашлыгын исәпкә алып, галимнәр математик аппроксимация юлы белән Казан шәһәренә 1005 елда нигез салынуы турында ачыш ясады.
Бу тикшеренүләрнең нәтиҗәләре 21 илдән килгән галимнәр тарафыннан өч халыкара фәнни форумның көн тәртибендә каралды. Ә Россия фәннәр академиясенең 5 тарих институты һәм аның бюросы Казанның килеп чыгу вакыты турындагы бәхәсләргә нокта куйды. Тикшеренү барышында борынгы шәһәрләрнең килеп чыгу вакытын төгәл билгеләргә мөмкин булган яңа метод уйлап табылды.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Президентлары Указлары белән 1000 еллык юбилейны бәйрәм итү дәүләт тантаналары кысаларына кертелде. Әлеге Указлар нигезендә Казан шәһәре үзенең юбилеен 2005 елның 30 августында билгеләп үтәчәк.
Европа Советының Европа мәдәни мирасы Комитеты 2002 елда Казан шәһәрендә Эшмәкәрләрнең Халыкара Конгрессы һәм Европаның тарихи шәһәрләре һәм төбәкләре Симпозиумы, 2003 елда – “Бөек Идел юлы мәдәни мирасы” Европа акциясе, 2004 елда – европа мирасы көннәре һәм “ислам шәһәрләре мәдәни мирасы” халыкара форумын үткәрү турында карар кабул итте. “Бөек Идел юлы” халыкара түгәрәк өстәл үткәрелде.
Биредә мәдәни, икътисадый, сәүдә элемтәләрен кире булдыру максатында Тегераннан алып Осло шәһәренә кадәр сузылган Бөек Идел юлы буена урнашкан шәһәрләрдә ел саен фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү турында карар кабул ителде.
Дөньяда меңъеллык тарихы булган шәһәрләр күп түгел. Казан шәһәре бүген яңа - халыкның бөек һәм борынгы мирасын кире кайтару чорына аяк басты. Юбилей чараларына әзерлек вакытында билгеләнгән бурычыбыз Татарстан башкаласын дөньядагы борынгы шәһәрләр гаиләсенең почетлы әгъзасы итеп, үзенең икенче меңъеллыгы бусагасында дөньякүләм цивилизация, дөньякүләм мәдәният шәһәре итеп таныту булып тора. Казан шәһәре бай инфраструктуралы, зур мәдәни һәм тарихи мираска ия булган, бөтендөнья халкын кабул итәрлек шәһәр булырга тиеш.
«Кирегә
|