|
«“Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү рәсми символикасы һәм аны файдалану тәртибе турында” Казан шәһәре администрациясе Башлыгының 22.01.2005 №45р боерыгы»
“Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгына игълан ителгән иң яхшы эмблема-символга ачык конкурс үткәрү турында”гы Казан шәһәре администрация Башлыгының 30.11.2001 №1729р Боерыгына туры китереп Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгы иң яхшы эмблема-символына конкурс оештырылды һәм үткәрелде.
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгы рәсми эмблема-символын гамәлгә кертү максатында
1. Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү рәсми символы итеп “Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгы иң яхшы эмблема-символы конкурсында җиңү яулаган беренче өч эмблема-символ тасвирламасын, ә Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү атрибутика билгесе итеп кызыксындыргыч премияләргә ия булган эмблема-символ проектларын (1 номерлы Кушымта) расларга.
2. Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү эмблема-символларын һәм атрибутика билгеләрен 2 нче Кушымтага туры китереп юбилей чараларда, сувенир продукциядә, халык кулланма сәнгатендә һәм башкаларда кулланырга рөхсәт ителә.
3. Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итүнең рәсми змблема-символыннан файдалану буенча махсус хокукларны символиканы куллану хакындагы тиешле килешүләр төзү нигезендә Казанга 1000 ел» Шәһәр максатчан фондына бирергә (1 нче пооект).
4.Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү рәсми символын куллану шартлары һәм тәртибе турында Нигезләмәне расларга (3 нче Кушымта)Карар кылынды.
«Кирегә
|