|
«Фәнни Казан»
Казан үзенең купгасырлык тарихи үсешендә фән һәм мәгърифәт үзәге буларак билгеле. Бүгенге Казан Россиядәге зур фәнни-мәгариф һәм студентлар үзәге булып санала. Шәһәрдә урнашкан Россия фәннәр Академиясенең һәм Татарстан Республикасы фәннәр Академиясенең 13 институтында, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының 30 югары уку йортында һәм 23 техникумда фәнни-тикшеренү һәм уку-укыту эшләре алып барыла. Башкаланың югары уку йортларында 2 мең аспирант һәм 70 фән докторы белем ала.
Казандагы дәүләт югары уку йортларында барлыгы 14422 хезмәткәр эшли. Алар арасында 5849 кеше укытучы-профессор булып исәпләнә. Казанда фәнни-педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнүче 1350 фән докторы бар.
Казан галимнәре дөнья фәненең үсешендә һәм аяк басуында шактый зур роль уйнады. Е.К.Завойский, С.А.Альтшуллер исеме белән бәйле булган Казан физика мәктәбе, химия мәктәбе (академик Н.Н.Зинин, А.М.Бутлеров, әтиле-уллы Арбузовлар), математика һәм механика мәктәбе (Н.И.Лобачевский) моңа ачык мисал булып тора. Казан шәһәрендә Н.И.Лобачевский тарафыннан неевклид геометриясенә нигез салынган.
«Кирегә
|