|
«Бөек шәхеcләребез»
Карл Фукс (1776 - 1846)
Казан натуралистлар мәктәбен оештыручы, татар телендә беренче булып практик медицина һәм гигиена турында кулланма язучы Карл Фукс (1776-1846) Казанда ботаник бакча булдыру идеясен дә беренче булып әйткән. Ул ректор булган чорда университетнының бөтендөньяга танытучы визит картасы булып торучы төп бина архитектура ансамбле төзелә.
Карл Фукс Герборн шәһәрендә туа һәм үсә. Медицина докторы дәрәҗәсе аңа Марбург университетында бирелә. 1800 елда Карл Фукс тәҗрибәче врач буларак Санкт-Петербург шәһәренә күчеп килә. Берничә елдан соң Казан университетына ординар профессоры итеп билгеләнә. Галимнең 40 ел тормышы Казан шәһәре белән бәйләнгән.
Карл Фукс Казан татарлары тарафыннан танылган беренче чит ил врачы була. Медицинада диагностика өлкәсендә аңа тиңнәр булмый.
Моннан тыш галим, еш кына якын-тирә авылларга сәяхәт иткән, биредә ул Идел буенда тормыш иткән халыкларның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнгән. Аның күп кенә очерклары “Заволжский муравей” әдәби журналында басылган. Ә “Казанские татары в статическом и этнографическом отношениях” китабы бүгенге көнне дә үзенең фәннилеген югалтмады.
«Кирегә
|