rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 889 көн
 
Warning: Wrong parameter count for _() in /var/www/kazan1000/lib/project.inc on line 60


«Казан мәдәният башкаласы»

Казан тарихи һәм мәдәни мираска ия булган күпмилләтле борынгы уникаль шәһәр. Биредә Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы, рус һәм совет чорыннын калган археологик, архитектура һәм мәдәни һәйкәлләр сакланган.

Шәһәрдә 758 тарихи һәм мәдәни һәйкәл бар, шуларның 113 – федераль күләмдә, 283 һәйкәл республика һәм 362 аерым бер урын өчен әһәмияткә ия.

Казанда 211 мәдәният һәм сәнгать учреждениесе, иҗат оешмасы теркәлгән, шулардан 110 – коммуналь, 101 республика, ведомство, дәүләтнеке булмаган оешмалар. Шәһәрдә төрле иҗадый берләшмәләрдән 500 якын әгъза яши.

“Казан шәһәренең тарихи үзәген саклап калу һәм үстерү” федераль программа нигезендә, шәһәрдә 131 объект төзелә, төзекләндерелә һәм яңартыла, шуларның 62 - мәдәният объекты.

Казан шәһәре үзенчәлекле халык һәм күпмилләтле республика башкаласы. Җирле халыкның үз теле, мәдәнияты, үзенең гасырлар буе килгән традицияләре, дине, һәм бәйрәмнәре бар.

Күпмилләтле мәдәният үзәге буларак Казан шәһәре Ф. Шаляпин исемендәге традицион халыкара опера фестивален, Р.Нуриев исемендәге классик балет фестивален, орган музыкасы, театр сәнгате, Пианофорум һәм башка шундый чараларны оештыручы булып тора. Сабантуй, Нәүрүз, төп бәйрәм - 30 август - Республика көне шәһәрнең рухи тормышы белән аерылгысыз. Алар Казанның борынгы гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен һәм хәзерге йөзен чагылдыра.

Казан бөтен дөнья татарлары арасындагы мәдәният элемтәләренең ныгуында да үз өлешен кертә. Ул дөньядагы барлык татарларның рухи башкаласына әверелде.

Соңгы еллар тарихка мәдәният өлкәсендәге законнар базасын барлыкка китерү, аның үсеше өчен хокукый нигез булдыру чоры буларак кереп калды. “Мәдәният”, “Музейлар һәм музей фонды”, “Мәдәни һәм тарихи кыйммәтлекләрне саклау һәм алардан файдалану”, “Китапханә һәм китапханә эшләре” кебек Татарстан Республикасы законнары кабул ителде.

Шәһәр мәдәниятын үстерү Программасын тормышка ашыру, мәдәни мирасны саклап калу һәм мәдәният кыйммәтлекләрен тарату, шәһәрнең мәдәни потенциалын интенсив үстерүгә сәләтле тотрыклы икътисадый база булдыру, мәдәният үсеше дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә юнәлтелгән.

 




«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды