rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 992 көн
 
Warning: _() expects exactly 1 parameter, 2 given in /var/www/kazan1000/lib/project.inc on line 60


«Халыкара оешмалар белән хезмәттәшлек»

Казан шәһәренең чит илләр белән элемтәләре елдан-ел үсә һәм ныгый. Шәһәргә килүче дипломатия, административ һәм эшче даирә вәкилләре ел саен арта бара. Безнең шәһәрнең кунаклары арасында – Европа Берләшмәсе, АСЕАН илләре, АКШ, Кытай һәм Намибия, Чех республикасы, Япония дипломатик вәкиллек җитәкчеләре, Австрия, Белоруссия, Бельгия, Болгария, Бөекбритания, Германия, Иран, Испания, Кыргызстан, Кытай, Мальта, Польша, Словения, АКШ, Төркия, Финляндия, Франция, Чех республикасы, Швеция, Швейцария, Япония эшче һәм административ даирәләре бар. Казан шәһәре төрле дәрәҗәле халыкара оешмаларда әгъза булып тора:

  • Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы (1997 елдан);
  • Халыкара Ассоциация "Породненные Города" (1998 елдан);
  • Берләшкән шәһәрләр бөтендөнья Федерациясе (1998 елдан);
  • Җирле Хакимиятләр Халыкара Берләшмәсе (1998 елдан);
  • Тарихи шәһәрләр һәм Төбәкләр Европа Ассоциациясе (1998 елдан);
  • Тарихи шәһәрләр һәм Төбәкләр берләшмәсе (Казан шәһәренең администрация башлыгы К.Ш.Исхаков Тарихи шәһәрләр һәм Россия регионнары берләшмәсе Россия тарихи шәһәрләр Палатасы рәисе булып тора) – 1999 елдан бирле;
  • БДБ илләре эре шәһәрләре һәм Башкалалар Халыкара Ассамблеясе (1998 елдан);
  • Тарихи Шәһәрләр лигасы (2001 елдан).



«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды