|
«Казан кунакларына»
Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәре Мәскәүдән көнчыгышка таба 797 км якта, Идел елгасының сул ярында, Казансу елгасы койган җирдә урнашкан.
Казаныбызның елга порты Идел елгасындагы иң әһәмиятле һәм зур портларның берсе булып тора. Аның пристаненә йөк ташучы суднолар белән бергә туристик теплоходлар да керә. Казан – Идел елгасындагы барлык туристик маршрутларның да туктап ала торган, истәлекле урын булып санала. Шәһәрдә шулай ук, тимер юл, авиация һәм автомобиль юллары да бар.
Бүгенге көнне Анталия, Станбул (Төркия), Варна (Болгария), Прага (Чехия), Франкфурт (Германия) һәм Россиянең кайбер зур шәһәрләре белән тотрыклы һава юллары элемтәсе урнаштырылды. Шәһәрдә төп җәмәгать транспортлары булып трамвай, троллейбус, автобус һәм такси санала. Казаныбызда метрополитен төзелеше бара. Аның беренче юл линиясе 2005 елда ачыларга тиеш.
Казанда элемтә тармагында да иң алдынгы технологияләр кулланыла. Шәһәрдә телефон челтәре, чыбыклы, радиотелефон һәм GSM-900, CDMA, DAMPS, NMT-450 стандартындагы кәрәзле телефон челтәре нык үскән.
- Казанда: Мәскәү вакыты.
- Акча берәмлеге: Россия тәңкәсе.
- Россия Үзәк Банкы билгеләгән чит ил валюталары курслары турындагы мәгълүматны Россия Үзәк Банкы серверыннан (рус телендә) алып була.
- Шәһәр мәйданы: 408,9 кв. км.
- Халык саны: 1161,7 мең кеше.
- Халыкның урнашу тыгызлыгы: 1 кв. км га 2671 кеше.
- Административ бүленеш: 7 административ район һәм 2 префектура.
- Татарстан Республикасында ике Дәүләт теле – татар һәм рус теле.
- Казанда 80 милләт вәкиле яши.
Шәһәрнең тарихи үткәне һәм бүгенге җәмгыятьтә тоткан урынының үзенчәлекләре республикада үткәрелгән бәйрәмнәрдә чагылыш таба. Татаралар, руслар һәм башка халыклар яшәгән шәһәребезнең бәйрәмнәр календаре төрле вакытта, төрле традицияләр тарафыннан төзелгән.
Шәһәрнең халыкара элемтәләре елдан ел ныгый.
- Казан банклары Visa, MasterCard, MostCard, STB, UnionCard, EuroCard, American Express пластик карталарын кабул итә.
«Кирегә
|