rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 894 көн
 


«Бөек шәхеcләребез»


Василий Качалов
(1875 - 1948)

Василий Качалов 1875 елның 11 февралендә Вильнюс шәһәрендә рухани гаиләсендә дөньяга килә. 90 елларда Петербург университетында белем ала һәм шунда оештырылган һәвәскәр спектакльләргә яратып йөри башлый, кайберләрендә хәтта үзе дә катнаша.

Юридик факультетта үзенең белемен дәвам иттерү һәм Казан сәхнәсендә чыгыш ясау максатында 1897 елның көзендә Качалов Казанга килә. Казан сәхнәсендә ул өч сезон буена чыгыш ясый. Театрда яңа гына эшли башлаган Качаловка башта икенче рольләрне генә ышандыралар. Шуңа күрә сезон башында тамашачы һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан аның таланты телгә алынмый. Ләкин оста актерлар арасында йөреп ул бик тиз тәҗрибә туплый һәм сезон ахырына төп рольләрне башкарып, Казан тамашачысына шактый танылырга өлгерә.

1900 елда В.Качаловны Мәскәү Художество театрына чакыралар. Мәскәүгә китү алдыннан В.Качалов Казан тамашачыларына Дворяннар собраниясендә соңгы концертын тәкъдим итә.

Актерның якты йөзе Казанлылар күңелендә мәңге сакланыр. Бүген Казан Зур драма театры СССРның халык артисты В.Качалов исемен йөртә.   Лобачевский урамындагы  В.Качалов яшәгән йорт фасадында мемориал такта урнаштырылган.

В.И.Качалов 1948 елның 30 сентябрендә вафат була.








«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды