|
«Бөек шәхеcләребез»
Николай Миславский (1854 - 1929)
Физиолог, Казан университеты профессоры, СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты. Николай Александрович Миславский 1854 елның 17 (30) апрелендә Уралның Турин рудникларында врач гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне Екатеринбург гимназиясендә ала, аны тәмамлаганнан соң Казанга килә һәм университетка укырга керә.
Студент чагында ук Миславский физиология кафедрасында фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә. Биредә ул методик әзерлек үтә, ә профессор Арнштейнның гистология лабораториясендә морфологияне танып белә. 1885 елда Николай Александрович физиология кафедрасында прозектор итеп билгеләнә. Бу вакытта аның беренче фәнни хезмәтләре чыга. Миславский нерв регуляциясе механизмын өйрәнә.
1891 елда Н.А.Миславский университетның физиология кафедрасында экстраординар профессор була.
Совет хакимияте урнашу белән Николай Иванович югары мәктәпне үзгәртеп коруда актив катнаша, фән мәсьәләләрен тикшерә, В.М.Бехтерев белән берлектә зур ярымшарлар кабыгының эчке органнарга тәэсирен өйрәнә башлый.
Күп кенә башка галимнәр кебек үк Н.А.Миславский үзенең тормышын һәм иҗатын фәнгә, халыкка, ватанына багышлый.
Николай Александрович 1929 елның 25 декабрендә вафат була.
«Кирегә
|