rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 894 көн
 


«Бөек шәхеcләребез»


Александр Бутлеров
(1828 - 1886)

Күренекле академик, хәзерге органик химия нигезен тәшкил иткән органик кушылмалар төзелеше теориясен уйлап табучы А.Бутлеров, Казан губернасы Спасс өязендә кечкенә генә авылда туа.

Бутлеров табигять фәннәре белән бик яшьли кызыксына башлый. Гимназиядә укыганда ук химик тәҗрибәләр үткәрә, үсемлекләрнең һәм күбәләкләрнең коллекциясен җыя.

Гимназияне тәмамлагач, 16 яшьлек Бутлеров Казан университетының физика-математика факультетында ирекле тыңлаучы сыйфатында укуын дәвам иттерә.

Табигать фәннәрен өйрәнү белән мавыккан студент Университет галимнәре оештырган төрле экспедицияләрдә катнаша. Бутлеровның табигать фәннәренә булган тирән кызыксынуын химия профессорлары К.К Клаус һәм Н.Н.Зинин күреп ала. Кайбер матдәләрне хәзерләү өчен яшь Бутлеров Зинин ярдәме белән өендә лаборатория булдыра һәм кофеин, изатин, азобензол, бензидин кебек катлаулы препаратлар эшли башлый. 1849 елда А.М.Бутлеров университетны тәмамлый һәм К.К.Клаус тәкъдиме белән химия кафедрасы буенча профессор дәрәҗәсен алу өчен университетта калдырыла. Бутлеров төрле фәннәр буенча, шул исәптән химия өлкәсендә лекцияләр укый башлый.

Галим укыту эшен зур фәнни эш белән бергә алып бара. 1851 елда Бутлеров “Органик кушылмаларның оксидлашуы турында”га магистер диссертациясен якласа, 1853 елда Мәскәү университетында “Эфир майлары турында”гы докторлык диссертациясен яклана.

1857 елда Бутлеров Казан университеты профессоры итеп сайлана. Шул ук елны ул чит илгә гыйльми командировкага китә. Бер ел буе Бутлеров Парижның Вюрц лабораториясендә тәҗрибәләр үткәрә. Биредә беренче тапкыр иодлы метилен ачыла.

Чит илдән Казанга кайтканнан соң Бутлеров беренче чиратта химия лабораториясен яңа баштан төзи һәм Вюрц лабораториясендә ачылган иодлы метиленның үзенчәлекләрен өйрәнүен дәвам иттерә. Нәтиҗәдә, галим углеводлар классына кергән синтетик шикәрле матдәне, беренче полимир параформальдегид матдәне, катлаулы гексаметилентетрамин азотлы кушылманы уйлап таба.

60 елларда Бутлеровның фәнни эшчәнлегендә яңа юнәлеш калкып чыга. Ул химик теориясе төзелешен булдыруны өйрәнә башлый. 1861 елда чит илдә булган икенче командировкасында Бутлеров немец галимнәре һәм врачлары каршында “Җисемнәрнең химик төзелеше турында”гы доклады белән чыгыш ясый.

Фәнни хемәтен бастырып чыгарганнан соң профессор бу теорияне исбат итү өстендә эшләвен дәвам иттерә. Бик зур эксперименталь тикшеренүләр үткәрә. Нәтиҗәдә, Бутлеров дөньяда әле билгеле булмаган матдәләрне уйлап таба.

Бутлеров үзенең теориясен “Органик химияне тулы өйрәнүгә кереш” исемле немец һәм рус телләрендә бастырылган фәнни хезмәтендә яза. Әлеге хезмәтнең химия өлкәсендә әһәмияте гаять зур була. 1860-1863 елларда Бутлеровны ике мәртәбә ректор вазыйфасын башкаручы итеп билгелиләр. Ләкин бу эшне алып бару галим өчен җиңел булмый һәм ул 1863 елда хезмәттәшләренең үтенеченә карамастан, ректорлык вазыйфасын калдыра.

1868 елның язында Бутлеров өченче мәртәбә чит илгә командировкага китә. Д.И.Менделеев тәкъдиме белән Бутлеров Петербург университеты Советы тарафыннан химия кафедрасына профессор итеп билгеләнә.

1869 елда Бутлеров Петербургка күчеп килә һәм 23 гыйнварда үзенең беренче лекциясен укый. Казан университеты Советы профессор Бутлеровны үзенең почетлы әгъзасы итеп раслый. Петербургта Бутлеров Казанда башлаган фәнни эшчәнлеген дәвам иттерә. 1874 елда Бутлеровны академик итеп сайлыйлар. Өч ел дәвамында ул Рус химия җәмгыяте рәисе вазыйфасын башкара.

Бутлеров Казан губернасы Спасс өязедә ялга кайткан вакытта үлеп китә. Академик шунда күмелгән.








«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды