rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 889 көн
 
Warning: Wrong parameter count for _() in /var/www/kazan1000/lib/project.inc on line 60


«Бүгенге Казан»

Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәре Россиянең икътисади, мәдәни һәм фәнни үзәге булып тора. Аның мәйданы - 425,3 кв.км., биредә 1110,0 мең кеше яши, шәһәредә 101 милләт вәкиле бар. Казан Идел елгасының сул як ярында, Казансу елгасының ике як ярына сузылып урнашкан. 2005 елда Казан шәһәре үзенең меңьеллыгын билгеләп үтте.

 Шәһәребезнең бай тарихы Казан татарларының борынгы цивилизациясе һәм аларның да бабалары - Идел буе Болгарлары яшәгән чорга килеп тоташа. Казан шәһәре Европа белән Азия чикләшкән урында урнашып, бүген дә Көнбатыш белән Көнчыгышны бергә тоташтыра һәм бу ике бөек мәдәниятның традицияләрен үзендә саклап килә. Казан үзенең хикмәтле Кремле, мәчете, чиркәве һәм бай китапханәсе белән Идел елгасы буенча оештырылган туристик маршрутларның уникаль истәлекле урыны булып санала һәм ул бөтендөнья мирасы шәһәрләре исемлегенә кертелеп, ЮНЕСКО тарафыннан диплом һәм медаль белән бүләкләнде. Казан театрлар, музейлар һәм бай китапханәләр шәһәре. Биредә халыкара музыка фестивальләре үткәрелә. Шәһәрдә эшлекле партнерлык мөнәсәбәтләре дә шактый үскән. Казан шәһәре үзенең бай фәнни потенциалы һәм алдынгы технологияләре белән дә башка шәһәрләрдән аерылып тора.

2004 елда Казан шәһәре Россиянең иң яхшы шәһәре дип табылды һәм "Россиянең милли олимпы" бөтенроссия иҗтимагый премиясе лауреаты булды.

2004 ел җирле үзидарә системасын үзгәртеп коруда әһәмиятле этап булды. Казан шәһәре муниципаль берләшмә дәрәҗәсен алды һәм шәһәр тирәсе вәкаләтенә ия булды. Казан шәһәренең төп законы - Уставы һәм рәсми символлары: гербы һәм флагы кабул ителде.

ТР Президентының 14.12.2004 №УП-768 Указы белән 2005 ел Татарстан Республикасында Казанның 1000 еллыгы Елы дип игълан ителде.

Сәнәгать шәһәре
Шәһәрдә Россия авиация сәнәгатенең ике гиганты: вертолетлар («КВЗ» ААҖ) һәм самолетлар чыгару («КМПО» ААҖ, Горбунов ис. КАПО) предприятиеләре эшләп килә. Казан халкы өчен соңгы еллардагы әһәмиятле вакыйга булып, һичшиксез ТУ-214 самолетының серияләп җыела башлавы һәм дөньяның 50 гә якын иленә сатылып, ышанычлы булуында шик калдырмаган МИ-8 һәм МИ-17 вертолетларын җитештерү тора. Югары һәм түбән басымлы полиэтилен, полиэтилен торбалар, синтетик суыткыч матдәләр, фенол, ацетон, нефть чыгаруда һәм табигый газ киптерүдә кулланыла торган химик реагентлар чыгарган “Казаньоргсинтез” ААҖ, илдәге иң зур химик предприятияләрнең берсе булып санала. Яңа медицина җиһазларын җитештерүне өйрәнү буенча немец партнерлары белән бергә медицина («КМИЗ» ААҖ) һәм оптика җиһазлары («КОМЗ» ААҖ) предприятияләре, Италия җиһазларыннан файдаланып, синтетик югыч матдәләр чыгаруда «Нәфис» ААҖдә шактый уңышка иреште. «Булочно-кондитерский комбинат» ААҖдә, «Казаньзернопродукт» ААҖ һәм «Эдельвейс-М» ҖЧШ кебек предприятияләр дә җитештерүдә хәзер заманча технологияләр куллана.

Промышленность предприятияләре тарафыннан 2004 елда 58,7 млрд. сумлык продукция җитештерелгән (2003 елга карата бүгенге бәядә 114,3%). Җитештерү күләмене буенча "Казаноргсинтез" ААҖ, "КВЗ" ААҖ, "КМПО" ААҖ, "Пивоваренное объединение "Красный восток"-Солодовпиво" ААҖ, "Нәфис-косметикс" ААҖ, ФГУП "С.П.Горбунов исемендәге КАПО", ТЭЦ-3 кебек оешмалар алдынгы урыннарда тора.

Халыкара хезмәттәшлек
Төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү шәһәребездәге алдынгы юнәлешләрнең берсе булып тора. Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы икътисады көннәре Кахахстанның Астана шәһәрендә үткәрелде. Әлеге чара кысаларында Казан һәм Астана шәһәрләре арасында туганлашу һәм партнерлык мөнәсәбәтләре хакында мемарандум кабул ителде.

2004 елның апрель аенда Казанда “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья Оешмасының Россия һәм БДБ илләре буенча төбәк бүлегенең оештыру сессиясе үткәрелде. Көн тәртибендә “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья Оешмасының Европа Азия бүлекчәсен булдыру турында килешү кабул ителде. Төбәк бүлекчәсен булдыру буенча Устав һәм Оештыру договоры расланды. Төбәк бүлекчәсенең штаб-квартиры киләсе өч елда Казан шәһәрендә булачак.

Сессия эшендә РФ Муниципаль берләшмәләр конгрессы, “Туганлашкан шәһәрләр” Халыкара Ассоциациясе, Зур шәһәрләр һәм Башкалалар Халыкара Ассамблеясе, Поляр түгәрәгенең аръягындагы һәм Ерак Төньяктагы шәһәрләр берлеге кебек халыкара оешмалар катнашты.

Чит ил инвестицияләре
Казанда чит ил инвестицияләре белән 100 дән артык предприятие, чит ил юридик зат филиаллары (Татарстан Республикасы территориясендә оештырылган уртак предприятияләрнең 2/3) һәм 150 фирма вәкиллеге теркәлгән. Сонгы 5 ел эчендә чит ил инвестицияләре күләме шәһәр икътисадында сизелерлек артты. Шәһәрнең төп чит ил инвесторлары булып Швейцария, Кипр Республикасы, Германия, АКШ, Словения илләре санала.

Товар җитештерү
Казан шәһәре аша Транссебер магистрале үтә. Илдәге иң зур транспорт үзәге булган Казанда Россия төбәкләре һәм чит ил базарларына әзер продукцияне ташуда елга порты, аэропорт, ике төп тимер юл линиясе һәм йөк ташучы берничә автомобиль компаниясе хезмәт күрсәтә. Барлык җитештерелгән товарның 84% Россия төбәкләренә таратыла, 15,6% - БДБ дәүләтләренә һәм ерак чит илләргә чыгарыла. Экспортның 68,1%н машина төзелеше һәм металл эшкәртү сәнәгате продукцияләре алып тора, 31%н - химия һәм нефтехимия сәнәгате.

Транспорт

Пассажирларга Казанда 153 шәһәр автобусы маршруты хезмәт күрсәтә, шуларның 44 социаль әһәмиятле, 29 муниципаль предприятияләрнең коммерцияле маршруты, 80 шәхси эшмәкәрләрнең коммерцияле маршрутлары.

Бүгенге көнне хәрәкәттәге составларны саклау, тәүлек буе техник һәм медик контроль үткәрү, 1 нче техник карау өчен шәһәрдә 21 предприятие базасы бар. Пассажирларга хезмәт күрсәткән шәхсиләрне берләштерү максатында Казанда коммерция булмаган автотранспорт оешмалары барлыкка килә.

Диспетчер идарәсенең эффектив системасын һәм контролен оештыру максатында Казан шәһәрендә АСУ-Т проекты гамәлгә ашырыла. Казан шәһәре маршрутларында йөрүче барлык автобусларны да АСК-Т системасына күчерүне тәэмин итү өчен система ядрәсен булдыру планлаштырыла.

Шәхси эшмәкәрләрнең транспорт средстволарына спутник навигация җайланмаларыннан торган борт комплексларын урнаштыру буенча эш башланды. Бүгенге көнне 74 шәхси эшмәкәр 376 автобуска мондый җайланмаларны урнаштыру һәм аларны техник яктан карап тору турында килешү төзеде. 26 автомашинада бу комплектлар урнаштырылды. 2005 елны метрополитенның беренче линиясен файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Элемтә чаралары

Халыкны телефон элемтәсе белән тәэмин итү 33,83% тәшкил итә. Проводлы телефон элемтәсе белән «Казан ГТС» ААҖ, «ИнтелСет» ААҖ, «Телесет» ҖЧҖ, һәм «ТНПКО» ААҖ кебек 4 оператор, кәрәзле телефон элемтәсе белән “Татинком-Т” ААҖ, “МТС” ААҖ, “МетроТелКазань” ЯАҖ, “Стелс” ЯАҖ, “Вымпелком-Регион”-Билайн-GSM ААҖ, “Мегафон” ААҖ, “Смартс-Казань- GSM” ААҖ, ГП һәм “Мобильная государственная связь” кебек 8 оператор һәм 1 оператор “Таксофон” ҖЧҖ тәэмин итә.

Бүгенге көнне Казанда Интерантена Казань, Татинком Бит, RCA, Датт-Лайн, Линк, Континенталь, Star-Page, Единая пейджинговая, Мобил Телеком Булгар, Восход-пейджинг, һәм FTS-пейджинг кебек 11 пейджинг элемтәсе операторы теркәлгән.

Казан шәһәре халкын почта элемтәсе хезмәте белән тәэмин итү өчен 31 телеграф һәм 81 почта элемтә бүлеге хезмәт күрсәтә. Почта элемтә бүлекләре кулланучылар өчен уңайлы булсын өчен акча берәмлекләрен электрон күчерү, авиабилетлар сату һәм Ак Барс банкта счет ачу мөмкинлеге кебек өстәмә хезмәтләр күрсәтә.

Архитектура һәм шәһәр төзелеше
“Казан шәһәренең тарихи үзәген саклау һәм үстерү” Федераль максатчан программа нигезендә, шәһәрдә 90 уникаль комплекс, шәһәр төзү һәм архитектура һәйкәлләре реставрацияләнәчәк. Казанда архитектура-художество хәзинәсе булып саналган 1352 бинаны саклап калу һәм төзекләндерү каралган. Моннан тыш, шәһәребездә тарихи-мәдәни тыюлыклар төзеләчәк.

Кулланучылар хезмәте
Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү шәһәребез икътисадының иң тиз үскән тармагы. Казанда 4219 стационар челтәрдәге кулланучылар хезмәте базары предприятиясе эшләп килә, шуларның 2272 ваклап сату, 1098 җәмәгатьчелек туклану предприятияләре (623 – ачык челтәрдәге предприятие), 813 көнкүреш хезмәт күрсәтү предприятиясе һәм 36 базар.

2004 елда түбәндәге кулланучылар базары предприятияләре ачылды: Казан шәһәрендә сәүдә итү предприятияләре: М.Видео, СИТИ-центр-2, “Южный”, “Муравейник” Үзәк сәүдә итү йорты, XL һәм “Караван” сәүдә кварталлары, ГУМ-2, “Бәхетле”, “Московский” универмагы, “Татар кулинариясе йорты” һәм “Сытый папа” ресторан комплекслары, Үзәк базар. Бүгенге көнне “ДОМО”, “Эльдорадо”, “Эдельвейс”, “АГАВА”, “Бәхетле”, “Рамстор” фирмалары сәүдә челтәрләрен киңәйтә. Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан соң Россиядә өченче булып Казан шәһәрендә «ИКЕА» кибете ачылды. Аның мәйданы 23500 кв.м.

Мәйданы 14000 кв.м. булган “МЭТРО Кэш энд Керри” күп функцияле күпләп сату комплексының ачылуы, предприятияләрне киң товар ассортименты белән тәэмин итә алырлык үскән инфраструктурасы булган, цивилизацион күпләп сату буынын оештыруда Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының перспектив юнәлеше булды.

Бүгенге көнне кулланучылар базары предприятияләрен 2005 елда үтәчәк юбилей чараларга хәзерләү буенча эшләр башланды. 100 дән артык җәмәгатьчелек туклану предприятиясе махсус оештырылган конкурс нәтиҗәләре буенча юбилей тантаналарга килгән кунакларны кабул итәргә хокук алды.

Мәгариф
Бүгенге фәнни Казан ул югары уку йортлары плеядасын тәшкил итә. Шәһәребезнең белем картасында 625 учреждение, шул исәптән 291 мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе, 186 гомум белем бирү мәктәбе, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 10 махсуслашкан мәктәп һәм интернат, дәүләтнеке булмаган 4 мәктәп, 10 мәктәпара уку комбинаты, 95 өстәмә белем бирү учреждениясе, 29 фәнни-һөнәри белем бирү учреждениясе бар.

Казан шәһәре мәгариф структурасын һәм эчтәлеген камилләштерү буенча киң масштаблы бөтенроссия экспериментына кушылды. Аның максаты дүртъеллык башлангыч белем бирү шартларында яңартылган мәгарифне апробацияләү, беренче сыйныфта билге куймыйча укыту шартларында, укуда ирешкән уңышларны бәяләү системасын оештыру.

Мәктәп укучыларының 53,3% укыган яңа типтагы мәктәпләргә аерым урын бирелә. Предметларны тирәнтен өйрәнү 25 предмет буенча оештырылган.

Югары уку йортлары белән берлектә эшләү һәм инновацион эшчәнлек нәтиҗәсе итеп мәктәп олимпиадалары нәтиҗәләренең үсешен атарга була. 2004 елда Бөтенроссия олимпиадаларында катнашкан укучыларыбыз үз белемнәренең кокурентлыкка сәләтле булуын исбатлап, 24 шәхси призлы урын яулады.

«Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклап калу, өйрәнү һәм алга таба үстерү Программасы» нигезендә шәһәр халыкының туган телдә белем алу мөмкинлеге мәгариф өлкәсендәге әһәмиятле үзенчәлекләрнең берсе булып тора. 

Милләтләр дуслыгы
Көнчыгыш һәм Көнбатыш үзенчәлекләрен үзендә яраштырган Казан шәһәре күп кенә халыклар һәм милләтләр өчен тормыш итү урыны да булып тора. Казан һәм шәһәр тирәсендә 110 сөйләм телен ишетергә мөмкин. Диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр, закон алдында барлык диннәрнең тигез булуын һәм гражданнарның теләсә кайсы динне кабул итә алу мөмкинлеген күз алдында тоткан, намус иреге принципына туры китереп төзелә.

Шәһәребездә 158 дини җәмгыять һәм оешма бар. Нигездә алар Казан шәһәре өчен традицион булган ислам дине оешмалары - 69 һәм православия дине оешмалары – 50. Бу оешмалар белән бергә шәһәрдә иудей, католик, лютеран, протестант һәм башка дин җәмгыятьләрен дә күрергә мөмкин.

Казанда 4 югары дини белем бирү йорты бар. Болар – Казан духовная семинариясе, Россия Ислам университеты, «Мөхәммәдия» югары мөселман мәдрәсәсе һәм Исламны кабул итүгә 1000 ел исмендәге югары мөселман мәдрәсәсе. Якшәмбе мәктәпләре эшләп килә.

Казан шәһәре администрациясе Башлыгы К.Ш.Исхаковның турыдын-туры катнашы белән илебезгә Ватиканнан Казанның Изге Ана иконасын кире кайтару буенча гаять зур эш башкарылды. 2004 елда Мәскәү Кремленең Успенск соборында әлеге иконаны Рус Православия Чиркәвенә тапшыру тантанасы узды.

Казан яшьләре
Яшьләр проблемаларын чишү, Казан шәһәрендәге социаль сәясәтнең алдынгы юнәлеше булып санала. Бу бик мөһим, чөнки 30 яшькә кадәр булган яшьләр һәм балалар саны шәһәрдә 436 меңнән артык. Бу барлык шәһәр халкының 40% дигән сүз.

Шәһәр хакимияте сәләтле яшьләрне эзләү һәм аларга булышлык итү формаларын саклап калуга зур игътибар бирә. «Казан шәһәрендә мәгариф үсеше» программасына туры китереп «Казан югары уку йортлары яшьләре тарафыннан шәһәребезнең актуаль проблемаларын чишү» исемле студентлар һәм аспирантлар арасында ел саен шәһәр фәнни-гамәли конференция үткәрелә.

Казан шәһәре администрациясе Башлыгы К.Ш.Исхаковның исемле стипендиясен алу өчен тәкъдим ителгән эшләр шәһәр хуҗалыгы һәм шәһәребезнең социаль сферасына кагылышлы проблемалар буенча эшләүгә һәм физика–математика фәннәре буенча мәсьәләләрне тикшерүгә багышланган. Узган ел нәтиҗәләре буенча 17 исемле стипендия тапшырылды, югары уку йортларында укучы 420 студент һәм аспирант бүләкләнде.

Традиция буенча эксперименталь, теоретик физикада, һәм аның кушымталарында казанышларга ирешкән өчен Е.К. Завойский исемендәге премияне алу өчен яшь галимнәр һәм белгечләр арасында конкурс үткәрелә. Студентларның көнкүреш проблемаларын хәл итү максатында шәһәребездә Югары уку йортлары арасында иң яхшы студент тулай торагы смотр-конкурсы үткәрелә.

Яшь һәм студент гаиләләргә ярдәм итү буенча төп юнәлешләрнең берсе булып, яшь гаиләләргә торак алуда булышлык итү Программасының гамәлгә ашырылуы тора.

Мәдәният
Казан шәһәренең мәдәният тормышы үзендә борынгы традицияләрне һәм шәһәрдә үткәрелгән бәйрәмнәрнең күптөрлелеген саклап килә.

Мәдәни хәзинәләргә һәм Казан халкының мәдәни байлыкларына керү мөмкинлеген арттыру өчен тиешле шартлар тудыру, Республикабызда яшәүче халыкларның мәдәни мирасын саклау һәм аннан файдалану, шәһәребез мәдәниятенең кадрлар белән булган потенциалын саклап калу һәм арттыру, мәдәният тармагының бүгенге бурычлары булып торалар.

С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залы, «Казан» Милли мәдәни үзәге, Г.Тукай исемндәге Татар дәүләт филармониясе шәһәр халкына һәм килгән кунакларга кызыклы программалар тәкъдим итә.

Казанда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Н.И.Лобачевский исемендәге Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсе, 3 республика китапханәсе, зурлар һәм балалар өчен 2 шәһәр китапханә челтәре кебек зур китапханәләр эшләп килә. Шәһәребездә 7 театр бар, шуларның 3 нә академия дәрәҗәсе бирелде. Болар: Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры һәм В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры.

Татарстан башкаласында Ф.И.Шаляпин исемендәге XXIII Халыкара опера фестивале, Р.Нуриев исемендәге XVIII Халыкара классик балет фестивале, «Европа-Азия -2004» VI Халыкара заманча музыка фестивале, «Алтын битлек» театр фестивале, «Россиянең яшь академияләре» сәнгать фестивале һәм «Джазовая капель-2004» республика фестивале үткәрелде.

Шәһәрдә 28 клуб уреждениясе бар, 15 кинотеатр һәм кинозал, Казан зооботаника бакчасы, Казан шәһәренең үзәк ял итү һәм мәдәният паркы, Рус фольклоры үзәге, Константин Васильевның картиналар галереясе, Казан дәүләт циркы, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы, Аквапарк.

Спорт. Физик культура
Хәзерге вакытта шәһәребезнең данлыклы спорт традицияләрен спортның туплы уен төрләре командалары дәвам иттерә. Казанда уен төрләре буенча Россия чемпионатларында һәм беренчелекләрдә катнашкан 15 мастерлар командасы бар. Олимпиада уеннарына кертелгән чирәм хоккее уены буенча икенче ел рәттән Россия чемпионы булып Казанның Динамо командасы калды.

Россия чемпионатының көмеш медальләрен Уникс баскетбол командасы һәм регби уены буенча Стрела командасы яулады. “Динамо-Таттрансгаз” волейбол командасы Россия чемпионатында 3 урынга чыкты.

Хәзерге вакытта Казанда балалар һәм яшүсмерләр өчен 44 спорт мәктәбе бар, биредә 38 спорт төре буенча 29,6 мең бала шөгыльләнә. Бу барлык мәктәп укучыларының 22,3% дигән сүз.

Сәламәтлек саклау
Казан халкының сәламәтлеген саклау өчен 120 дәвалау-профилактик учреждениясендә 15 мең кеше хезмәт күрсәтә. Шәһәрдә онкология, фтизиатрия, наркология, кардиология, эндокринология, педиатрия һәм башка клиникалар, кан салу һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү станцияләре кебек махсуслашкан учрежденияләр челтәре нык үскән. Казанда төбәкара клиник-диагностика үзәге ачылды. Казанның фәнни-тикшеренү институтлары клиник медицина өлкәсендә алдынгы сафта бара. Кардио- һәм нейрохирургия, офтальмология, онкология, эндохирургия өлкәсендә алдынгы методикалар кулланыла. Казан дәүләт медицина университеты, Казан медицина академиясе, медицина колледжы сәламәтлек саклау учрежденияләрен югары квалификацияләнгән кадрлар белән һәрдаим тәэмин итеп тора.

Массакүләм мәгълүмат чаралары
Казанда 5 телевизион компания үз программалары белән эфирга чыга, 14 радиостанция эшли. Шәһәрдә 150 дән артык газет һәм журнал теркәлгән, 20 нәшрият һәм 8 пресс-үзәк хезмәт күрсәтә.




«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды