|
«Казанда спорт»
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Казан шәһәре администрациясе тарафыннан Казан шәһәрендә спорт үсешенә һәм спорт объектларын төзү һәм төзекләндерүгә шактый зур игътибар бирелә. Бу үз чиратында Татарстан спортчыларының Россия һәм халыкара күләмдә үткәрелгән спорт ярышларында зур уңышка ирешүгә китерде.
Шәһәребездә 1185 спорт корылмасы бар. Алар арасында 300 спорт залы, 16 йөзү бассейны, 15 чаңгы базасы, 44 балалар һәм үсмерләр өчен спорт мәктәпләре бар. Бу мәктәпләрдә 38 спорт төре буенча 29 мең бала шөгыльләнә.
2003 елда туплы спорт уеннары өчен “Баскет-холл”, аквапарк һәм фитнес-үзәге файдалануга тапшырылды.
Шәһәребездә бүгенге көнне “Рубин” Футбол Клубы спорт базасы төзелеше бара, Үзәк стадион төзекләндерелә. Күптән түгел сулы-ишкәк спорт төре буенча балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе һәм олипия резрвы училищесы ачылды.
Казандә спорт үсеше бунча шәһәр Фонды эшләп килә. Фонд Казан шәһәрендә спорт хәрәкәте өчен уңайлы шартлар булдыру, Халыкара һәм Россия күләмендәге ярышларда һәм чемпионатларда катнашучы балалар, үсмерләр һәм мастерлар спорт командалары өчен финанс ярдәм күрсәтү максатында төзелде.
Шәһәребездә Россия чемпионаты һәм беренчелегендә катнашучы 13 команда бар:
Премьер лига: “Рубин” – футбол командасы Суперлига: “Ак Барс” – хоккей командасы “Уникс” – ирләр баскетбол командасы “КАИ-Зилант” – гандбол командасы “Технология университеты” – хатын-кызлар баскетбол командасы “Приволжанин” – мини-футбол командасы “Динамо” – ирләр волейбол командасы Югары лига: “Ракета” – туплы хоккей командасы “Синтез” – водное поло “Стрела” – регби “Энергия” – регби “Динамо” – чирәм хоккей командасы “Экономист” – хатын-кызлар волейбол командасы “Казаночка” – хатын-кызлар волейбол командасы
2003 елда Россия футболы тарихында беренче тапкыр Премьер-лигада дебютант булган “Рубин” футбол командасы Россия чемпионатының бронза медален яулады. Чирәм хоккее буенча Россия чемпионы булып Казанның “Динамо” командасы калды. Шулай ук, “Динамо” волейбол командасы һәм “Технология университеты” хатын-кызлар баскетбол командасы да уңышка иреште.
Сәламәтле тормыш итүне пропагандалау һәм шәһәр халкын физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатында шәһәребездә ел саен 300 артык ярыш үткәрелә. Әлеге ярышларда 28 мең кеше катнаша.
«Кирегә
|