rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 992 көн
 
Warning: _() expects exactly 1 parameter, 2 given in /var/www/kazan1000/lib/project.inc on line 60


«Академик А.Е һәм Б.А.Арбузовларның мемориал музейлары»

Музей 1971 елның сентябрь аенда ачыла. 2001 елның сентябрендә Академик А.Е һәм Б.А.Арбузовларның музее исеме белән атала башлый.

Музей бинасында 1916-1968 елларда бөек химик-органик, фосфорорганик кушылмалар химимясенә нигез салучы Александр Ермингельдович Арбузов (1877-1968) яшәгән һәм 1955 елга кадәр аның өлкән улы танылган химик-галим, академик Борис Александрович Арбузов (1903-1991) гаиләсе белән тормыш иткән.

Музейның иң зур хәзинәсе: Арбузовлар гаиләсенең көнкүреш тормышы кирәк-яраклары. Өй җиһазлары, китапханә, картиналар, фотографияләр, галимнәрнең туганнарына һәм хезмәттәшләренә язган хатлары, фәнни мәкаләләре һәм А.Е.Арбузов чыгышларының кулъязмалары - болар барысы да олуг шәхесләрне гаилә эчендәге көнкүреш тормышта күрергә, алар яшәгән чорны күз алдына китерергә ярдәм итә.

Музейда Арбузовларның кунак бүлмәсе, аш һәм йокы бүлмәләре, декоратив бакча, веранда һәм бөек галимнәрнең тормышы һәм иҗат юлына кагылышлы булган башка әйберләр тәкъдим ителгән.

Музей А.Е Арбузов, аның өлкән улы Б.А.Арбузов, икенче улы Ю.А.Арбузов, кызы И.А.Арбузова, танылган архитектор К.Мюфке һәм Арбузовлар гаиләсенең башка туганнары буенча төзелгән.

Музейга килгән халыкны Арбузовларның үзенчәлекле шәхесләр булуы, аларның кешелеклелек сыйфатлары, гадәтләре, әдәбият һәм музыка белән кызыксынулары, мавыгулары, туганнары белән аралашуы һәм гаилә традицияләре кызыксындыра.

Музей ХIХ гасыр уртасында төзелгән сәүдәгәр йортында урнашкан. Бу агач бина Татарстан Республикасы тарихи һәйкәле булып санала. Эш вакыты: шимбә һәм якшәмбедән кала һәр көнне иртәнге 10.00 кичке 16.00 кадәр.

Адресы: 420012, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Мәктәп тыкрыгы, 8а йорт.
Тел.: (8432) 36-55-22
Электрон почтасы: m2866@mail.museum.ru
Музейга бару юлы: 2 нче трамвай




«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды