rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 992 көн
 
Warning: _() expects exactly 1 parameter, 2 given in /var/www/kazan1000/lib/project.inc on line 60


«Туристлар өчен мәгълүмат»

Кунакчыл Татарстан үзенең кунакларын сәламли һәм һәммәсенә тынычлык, иминлек тели!

Казан - үзенең тарихи үткәнен, этник һәм мәдәни үзенчәлеген саклап калган гаҗәеп шәһәр булып тора. Бу театрлар, музейлар, музыка, халыкара фестивальләр шәһәре, бай китапханәләргә, яңа технологияләргә, эшлекле-партнерлык мөнәсәбәтләренә һәм бай фәнни потенциалга ия булган шәһәр.
Соңгы елларда Казаныбыз шактый матурланды: архитектура һәм тарих һәйкәлләре яңадан торгызылды, кунакханәләр төзекләндерелде, яңа сәүдә үзәкләре, ял итү парклары, казино, бар, кафе һәм рестораннар барлыкка килде.

Болар барысы да Казаныбызны, илебездә генә түгел, бөтендөнья картасында да, шәһәр, республика, Россия һәм БДБ дәүләтләре белән бергә башка илләр халкын  үзенә җәлеп итүче урын икәнен күрсәтеп тора. Шәһәргә килүче туристлар агымы елдан-ел арта бара.

Туристларны каршы алу, кунак итү һәм озату эшләре белән шәһәребезнең күп кенә туристик агентлвклары шөгыльләнә. (Казанда 100 дән артык шундый агентлык бар). Алар туристларга белем арттыру, сәламәтлек ныгыту, экскурсия һәм башка шундый программалар тәкъдим итәләр. Шәһәрдәге күп турфирмаларының Татарстан һәм Россия дә генә түгел, чит илләрдә дә партнерлары бар, кайберләре, хәтта, халыкара туристик ассоциация һәм башка шундый оешмаларда вәкил булып торалар.

Профессиональ гидлар шәһәрнең мәдәните, тарихы, архитектурасы үзенчәлекләре төрлелеге һәм байлыгы, биредә яшәүче халыклар тормышы, аларның традицияләре, гореф-гадәтләре турында сөйләячәк.

Автобуста, теплоходтагы, яки җәяүле уникаль турлар елның теләсә кайсы фасылында оештырылырга мөмкин. Җәй көне Идел елгасында йөзүдән, кыш көне чаңгыда һәм чанада шуудан, парашюттан сикерүдән, шәһәр өстеннән вертолетта очудан калган тәэсирләр сезнең күңелдә озак сакланыр.

Казанга рәхим итегез! Безнең шәһәр сезгә бик ошар һәм сез бирегә кабат киләрсез дип ышанасы килә.




«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды