rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 894 көн
 


«Бөек шәхеcләребез»


Кәрим Тинчурин
(1887 - 1938)

Татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә Пенза губерниясенең Таракан (хәзерге Аккүл) авылында крестьян гаиләсендә туа.

Күрше авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, ул 1900 елда Казанга килә. Вокзал янындагы ашханәләрнең берсендә савыт-саба юучы булып эшли һәм бераз акча туплагач, белемен дәвам итәр өчен "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә укырга керә. Ләкин ул мәдрәсә биргән гыйлем белән кәнәгатьләнми һәм 1906 елда мәдрәсәгә реформа таләп иткән шәкертләр белән бергә, протест йөзеннән, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен ташлап чыгып китә. Шуннан соң, аның Россия губернияләре буенча күчеп йөргән, авыл мәктәпләрендә укыткан чоры башлана. Бу еллар булачак драматургның дөньяга карашы киңәюендә, әдәбиятка, сәнгатькә тартылуында хәлиткеч роль уйный. Кызыклы кешеләр, гыйбрәтле язмышлар белән очрашу аның киләчәктә язылачак пьесалары өчен бай материал була.

1910 елда К. Тинчурин беренче татар профессиональ труппасы "Сәйяр"гә актер булып эшкә урнаша һәм бу вакыттан алып үзенең бөтен гомерен, сәләтен татар театр сәнгатен һәм драматургиясен үстерүгә багышлый. Монда ул драматург, актер, һәм режиссер да була. Труппада эшли башлаганның беренче елларында яшь драматург "Хәләл кәсеп", "Шомлы адым" пьесаларын иҗат итә.

К. Тинчурин драматург-новатор буларак таныла. Аның яңалыгы драматик конфликтлардагы социаль-мәгънәви үзкләрнең урынын алыштырып куюдан гыйбәрәт. Ул игътибарны кешенең шәхес буларак формалашуында катнашкан катлаулы һәм каршылыклы әйләнә-тирәлеккә юнәлтә.

1918 елда К. Тинчурин Мәскәүдә, Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә мәдәният бүлеге мөдире булып хезмәт итә, соңрак аны фронттагы труппаларның берсенә күчерәләр.

1922 елның ноябрендә Казанда махсус бинада дәүләт театры ачыла (хәзерге Г.Камал исемедәге татар дәүләт академия театры). Аның җитәкчесе итеп К.Тинчурин билгеләнә. Бу чорда аның белән бергә Б.Тарханов, К.Шамил, Г.Болгарская кебек танылган артистлар үз эшчәнлеген башлап җибәрә.

К.Тинчурин кыска гына вакытлы иҗади тормышында 30 дан артык пьеса иҗат иткән. Шулардан: "Казан егетләре", "Американ" кебек әсәрләре милли драматургия һәм театрның алтын фондына кертелде. "Зәңгәр шәл", "Җилкәнсезләр" пьесаларын күпмилләтле Россиянең генә түгел,  бөтендөнья театр сәнгатенең классик әсәрләре үрнәге буларак карарга мөмкин.
 
К.Тинчурин репрессия дулкынына эләгә. Аны "халык дошманы" булуда гаепләп, 1938 елның 14 ноябрендә атып үтерәләр.  
1955 елның 14 октябрендә К.Тинчурин исеме реабилитацияләнә һәм аның пьесалары яңадан сәхнәгә кайта.








«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды