rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 894 көн
 


«Бөек шәхеcләребез»


Галиәсгар Камал
(1879 - 1933)

Татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал 1879 елның 6 гыйнварында Казанда вак һөнәрче-мехчы гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне әнисенең туган авылында ала. Аннан Казанга кайтып укуын “Госмания” мәдрәсәсендә дәвам иттерә. 1889-1897 елларда “Мөхәммәдия"дә укый, берүк вакытта өч сыйныфлы шәһәр училищесында рус телен  өйрәнә.

Г.Камал 1900 елда үзенең "Бәхетсез егет" дигән тәүге драмасын бастыра. 1906 елда ул тәрҗемә иткән  "Кызганыч бала" пьесасы буенча Казанда беренче мәртәбә ачык спектакль уйнала. Актер һәм драматург буларак Г.Камал  “Сәйяр” труппасы эшчәнлегендә дә шактый катнаша.


Г.Камал халык арасында аң-белем тарату белән дә шөгыльләнә. “Азат халык” демократик газетасын нәшер итә, китап бастыру һәм сату ширкәтен оештыра.

1905 елгы беренче рус революциясе Г.Камалның мәдәният эшчәнлеге һәм әдәби иҗаты киңәюгә зур этәргеч була. Бу елларда ул үзенең иң көчле, сәнгатьчә иң камил булып саналган "Беренче театр", "Банкрот" пьесаларын иҗат итә.

Моннан тыш Г.Камал рус һәм дөнья әдәбиятыннан шактый гына  әсәрләр тәрҗемә итә. Алар арасында Гогольнең “Женитьба”, “Ревизор”, Островскийның “Гроза”, М.Горькийның “На дне”, Мольерның "Саран", "Ирексездән табиб" һәм башка әсәрләр бар.








«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды