rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 894 көн
 


«Бөек шәхеcләребез»


Федор Шаляпин
(1873 - 1938)

Федор Иванович Шаляпин 1873 елның февралендә Казан шәһәрендә дөньяга килә. Җирле мәхәллә училищесын тәмамлаганнан соң, ул күчереп язучы булып эшли. Күршесе яшь Федорны музыка серләренә өйрәтә, шулай итеп ул Чиркәү бистә хорында җырлый башлый.

1890 елда Ф.Шаляпин Семенов-Самаринскийның Уфа опера труппасына алына. “Певец из Палермо” комедия операсындагы хор партиясе белән яшь җырчының гаять зур иҗат мирасы башланып китә. Сезон тәмалану белән Шаляпин Декачның күчмә труппасына кушыла. Урал һәм Идел буе шәһәрләрендә гастрольләрдә булганнан соң, труппа Баку шәһәренә юл тота.

1892 елда Федор Шаляпин Лассаля француз труппасына алына. Ләкин труппа озын гомерле булмый. Ул таралу белән Ф.Шаляпин Тифлис шәһәренә китәргә һәм төрле эшкә ялланып тамак туйдырырга мәҗбүр була.

Шулай бервакыт Шаляпинның сәләтен Тифлис шәһәрендә музыка укыткан Усатов күреп ала. Ул яшь егеткә музыка нечкәлекләрен өйрәтә башлый. Танышлары аша стипендия булдыра, төшке ашлар ашата, өстәл алдында дөрес итеп утырырга өйрәтә.

1893 елны Шаляпин үз гомерендә беренче тапкыр Тифлис опера театры сәхнәснә чыга. Бер сезон эчендә аңа 20 дән артык партия уйнарга туры килә. Бигрәк тә “Русалка”дагы Мельник, “Паяцев”тагы Тонио һәм башкаларны яшь Шаляпин оста башкара.

1894 елда Шаляпин Мәскәүгә килә. Тик аны Зур театр сафларына алмыйлар. Ул Петросьянның Петербургтагы “Аркадия” театры өчен җыелган труппасына кушыла. Тик бу төркем дә озак яшәми, ике айдан соң Петросьян театры яна. Шаляпин Панаевский театры җырчылары җәмгыятенә алына.

1895 елда Шаляпин белән Марийнская театры җитәкчелеге кызыксына башлый. Тыңлаулардан соң яшь җырчы белән 3 елга контракт төзелә. Шулай итеп Ф.Шаляпин беренче тапкыр император сәхнәсенә аяк баса.

1896 елда авырып киткән бас урнына сәхнәгә Шаляпинны чыгаралар. Ул “Русалка”дагы Мельник партиясен башкарырга тиеш була. Бу вакыйга Шаляпин тормышында хәлиткеч роль уйный, шушы партияне башкарганнан соң, җәмәгатьчелек тарафыннан яшь җырчыга игътибар арта, аның халык арасында абруе күтәрелә.

Җәйнең матур бер көнендә Ф.Шаляпинга Түбән Новгород шәһәреннән чакыру килеп төшә. Рус миллионеры, меценант Савва Мамонтов Федор Шаляпинны Мәскәүдән чакырылган башка күп кенә танылган җырчылар һәм музыкантлар белән бергә, Түбән Новгород ярминкәсе вакытында үзенең шәхси труппасында чыгыш ясарга тәкъдим итә.

Илебезнең даһи җырчылары өчен кыйммәтле киемнәр тегелә, декорацияләр ясала. Мамонтов чын-мәгънәсендә рус опера театрын булдыру белән янып йөри.

Көз җитү белән миллионер Шаляпинга казна сәхнәсен ташлап Мәскәүдә чыгышларын башлап җибәргән аның шәхси труппасына кушылырга тәкъдим ясый. Шаляпин риза була.

Мамонтов операсында Шаляпин үзен оста җырчы итеп тагы да таныта. Миллионер үз тирәсендә бик күп сәләтле җаннарны туплый алган. Алар арасында дирижер Рахманин, рәссамнар - Коровин, Поленов, Врубель, Левитан, Серов, Васнецов. Шәхси операның максаты “Могучая кучка” (“Серле күплек”) - Мусорский, Бородин, Римский-Корсаковлар кебек, ул вакытта дәүләт опера сәхнәләрендә кабул ителмәгән сәнгатькәрләрнең иҗат җимешләрен пропагандалау була. Бу шәхесләр Мамонтов рус опера театрының нигезен тәшкил иткән.

1896 елда Шаляпин тәүге тапкыр Мәскәү сәхнәсендә чыгыш ясый. Ул Глинка операсында Сусанин, “Фауст”та Мефистофель, Римско-Корсаковның “Псковитянка”сында Явыз Иван партияләрен башкара. Бу Ф.Шаляпинга моңарчы булмаган абруй китерә.

1897/98 елгы сезонда Шаляпин Мусорский һәм Варяжскийның “Хованщине”сында Досифая партиясен, Римско-Корсаковның “Садко”сында кунак партияләрен башкара.

Икенче сезонда “Юдифи”дә Олоферн, “Моцарт һәм Сальери”да Сальери чыгышлары аңа зур уңыш китерә. Мусорскийның “Борис Годунов”ында Борис Годунов ролен башкарып Шаляпин үзенең осталыгында шик калдырмый.Бу партиядән соң Шаляпин Россиядәге иң яхшы опера җырчысы булып санала башлый.

Император театрлары җитәкчеләре даһи җырчыны кире кайтару юлларын эзли. Шулай итеп 1899 елның көзендә 3 елга контракт төзегәннән соң Шаляпин Зур театр сәхнәсенә чыга.

1898 елда Ф.Шаляпин итальян биючесе Иола Тарнагига өйләнә.

Ф.Шаляпинның Зур театр сәхнәсенә чыгуы җәмәгатьчелек тарафыннан уңай кабул ителә. Тәнкыйтьчеләр бу вакыйга милли операның ахыргача формалашып җитүен символаштырды дип яздылар.

1901 елда Зур театр сәхнәсендә “Борис Годунов”, “Псковитянка” “Моцарт һәм Сальери” кебек моңарчы куелмаган опералар уйнала.

1900 елда Шаляпинга Миланның La Scala театрыннан Бойотоның Мефистофель операсында катнашу өчен чакыру килә. Бу опера 1901 елның 16 мартында була һәм аның беренче ариясе үк зур уңышка ирешә. Ф.Шаляпинның исеме бөтен дөньяга таныла.

1907 елның май аенда Дягилев рус артистларнының “Чит илдә рус сезоны” исеме астында беренче тапкыр Парижга гастрольләр оештыра. Монда да Шаляпинга тиңләр булмый. 1908 елда Дягилев Парижга “Борис Годунов” опера спектаклен алып килә. Аның җитәкчесе Шаляпин була.

Бу елларны Шаляпин Берлин, Нью-Йорк һәм Буэнос-Айресе шәһәрләрендә чыгыш ясый. Милан шәһәрендә “Борис Годунов” операсын бөек җырчы итальян телендә җырлый.

Шаляпин кебек мәшһүр моң ияләре рус опера сәнгатен бөтендөньяга танытты. Бу вакытта иҗат иткән атаклы рус композиторларның музыкаль әсәрләре чит ил театр сәхнәләрендә хәзер дә куела.

1910 елда француз композиторы Массне Ф.Шаляпин өчен махсус “Дон Кихот” операсын яза. “Севильский цирюльниктагы” Дон Базилия һәм “Дон Карлостагы” король Филлип партияләрен башкарып бөек якташыбыз бөтендөнья халкын үзенә җәлеп итә. Беренче бөтендөнья сугышы башлану белән Ф.Шаляпин чыгышлары вакытлыча туктала.

1916 елда ул казна театрыннын бөтенләйгә китә. Аксарин антрепризеныда һәм Зиминның шәхси операсында чыгыш ясый.
Сугышта яраланган солдатлар өчен бушлай концертлар куя.

Октябрь революциясен Ф.Шаляпин уңай каршы ала. 1918 ел апрелендә ул Марийнский театры сәхнәсенә кире кайта.

1918 елда Совнарком карары нигезендә Ф.Шаляпинга халык артисты дигән мәртәбәле исем бирелә.

1919 елда Шаляпин театр дирекциясе составына керә һәм аның художество җитәкчесенә әверелә.

Бу елларада театр эшләү җиңел булмый, пролекультовчылар тыңгы бирми, алар опера сәнгатен искелек тарафдары дип саный.

Ф.Шаляпин Мәскәүгә бара Ленин белән очраша. Нәтиҗәдә академия театрлары ассоциациясен оештыру турында карар кабул ителә.

1920 елда Ф.Шаляпин кабат чит илләр буенча гастрльгә чыгып китә. Театр сәхнәләрендә чыгыш ясаганы өчен аңа зур күләмдә гонорарлар түлиләр.

Бәлки бу мәсьәлә аның Россиядә яшәргә калмавында әһәмиятле роль уйнагандыр.

1922 елда Шаляпин Петроградка килә һәм Борис Годунов операсында чыгыш ясый. Берничә көннән соң кабат чит илгә гастрольгә китә һәм Россиягә кире әйләнеп кайтмый.

Шаляпинның Парижда, Биарицца утары тирәсендә зур квартирасы булган.

1927 елда совет хакимияте Ф.Шаляпинны халык артисты мәртәбәле исеменнән мәхрүм итә.

Кенәз Церетели Парижда Рус операсын оештырып җибәрә. Европада иң яхшы театрларның берсе булып саналган әлеге театр труппасы составында Шаляпин белән бергә күп кенә рус актерлары-эммигрантлары эшләгән.

1932 елда Шаляпин “Дон Кихот” тавышлы фильмында катнаша.

1936 елдан башлап Шаляпинның сәламәтлеге бик какшый. 1937 елда табиблар бөек җырчыда йөрәк һәм үпкә авыруын таба, ул аз канлылык белән интегә башлый.

1938 елның апрель аенда бөек җырчының йөрәге тибүдән туктый.








«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды