|
«Бөек шәхеcләребез»
Александр Арбузов (1877 - 1969)
Академик, Казан фосфорорганик химия мәктәбенә нигез салучы Арбузов Александр Ерминингельдович киң белемле, укымышлы кеше булган. Студент чакта ук ул пыяладан өреп төрле әйберләр ясарга өйрәнгән. Тәҗрибәләр үткәрү өчен ул пыяла приборларны үзе ясаган. Хәзерге вакытта “Арбузов колбасы” промышленность тарафыннан җитештерелә.
Александр Ерминингельдович музыканы бик яраткан, скрипкада уйный белгән, хәтта Ново-Александрия һәм Казанда үткәреләгән кыллы квартетларда катнашкан. Арбузовка Ходайдан рәсем ясау сәләте дә бирелгән. Ул төрле картиналарны күчереп ясый белгән. Александр архитектура белән кызыксынган, химия учрежденияләре биналарын төзүдә актив катнашкан.
1900 елда Арбузов Казан университетын тәмамлый һәм 1911 елда профессор була. Төрле елларда Казан университеты физика-математика факультеты деканы һәм Казан химия-технология институтының органик химия кафедрасы мөдире булып эшли.
А.Арбузов фосфорорганик кушылмаларда Бутлеровның химия төзелеше теориясен өйрәнә. Үзенең магистр диссертациясендә галим фосфорит кислотасы төзелешен һәм фосфорорганик кушылмаларны синтезлау методын билгеләгән.
«Кирегә
|