rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 894 көн
 


«Бөек шәхеcләребез»


Муса Җәлил
(1906 - 1944)

Татар шагыйре Җәлилов Муса Мостафович (әдәби псевдонимы Муса Җәлил) 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсендәге Мостафа авылында, ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Оренбургның “Хөсәения” мәдрәсәсендә белем ала.

1931 елда Муса Җәлил Казанга килә. Иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый. 1939 елда аны ТАССР язучылар берлеге рәисе һәм шәһәр советы депутаты итеп билгелиләр. Муса Җәлил әдәбиятның барлык жанрларында да үзен сыный: җырлар, шигырьләр, поэмалар, пьесалар, публицистик әсәрләр яза, комсомол романына материаллар туплый.

Бөек Ватан сугышы башлану белән Муса Җәлил армиягә алына. 1942 елның 26 июнендә өлкән политрук М.М.Җәлилов бер төркем солдат һәи офицерлар белән гитлерчылар тарафыннан чолганышта кала һәм канкойгыч сугышта яралана. Аларны пленга төшерәләр.

Шпандау концлагерендә вакытта М.Җәлил пленга төшкән халык арасында яшерен рәвештә сәяси эшчәнлек алып бара, җиңелмәскә һәм каршы торырга өнди, листовкалар тарата, шигырьләрен яза, бер ук вакытта концлагердан качып китү планын әзерли. Төрмәдә вакытта Муса Җәлил тарафыннан 115 поэтик әсәр иҗат ителә. Бу язмаларны аның дусты, бельгияле Андре Тиммерманс саклап кала һәм сугыштан соң совет консулына тапшыра. Шулай итеп Муса Җәлилнең шигырьләре Ватанга әйләнеп кайта.

Муса Җәлилнең моабит дәфтәрләре татар телендә беренче тапкыр 1953 елда басыла. 9,5х7,5 см зурлыктагы беренче Моабит дәфтәрендә Муса Җәлил 60 шигырь яза. Икенче моабит дәфтәре 10,7х7,5 см зурлыкта һәм анда 50 шигырь язылган. Бу дәфтәрләр Татарстан Республикасы Дәүләт музеенда саклана.

1957 елда “Моабит дәфтәрләре” шигырьләр циклы өчен Муса Җәлилгә Ленин премиясе бирелә. Муса Җәлил 1944 елның 25 августында Берлин шәһәренең Плетцензее төрмәсендә үлә.








«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды