rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 894 көн
 


«Бөек шәхеcләребез»


Гаяз Исхакый
(1978 - 1954)

Гаяз Исхакый 1878 елда Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында туа. Башта Чистай мәдрәсәсендә, аннан Казан татар укытучылар мәктәбенә укый.

Г.Исхакый үзенең “Кәләпүшче кыз” исемле беренче әсәрен 17 яшендә яза. Әсәрне укучылар яратып кабул итә. Автор халык арасында таныла башлый.

Г.Исхакый “Таң” газетасын чыгара. Бу татар телендәге беренче социалистик басма була. Ләкин үзенең сәяси активлыгы аркасында аны туган ягына, полиция күзәтүе астына җибәрәләр, ә бер айдан соң  Чистай төрмәсенә ябып ук куялар.

Бу сәяси акция депутатлыкка кандидат булган Гаяз Исхакыйны II дәүләт Думасына үткәрмәс өчен эшләнелә. Ләкин Дума куып таратыла.  Г.Исхакый Казан төрмәсенә, бу юлы инде алты айга ябыла. Әдипне Архангельск губернасына сөргенгә җибәрәләр. Тик моннан ул качып китә.

Бу вакытта Г.Исхакый “Алдым-бирдем” әсәрен иҗат итә, “Солдат” повестен башлый. Сөргендә вакытта: “Тартышу”, “Мөгаллим” пьесасын, “Теләнче кыз” драмасын, “Күк капусы”, “Тормышмы бу” памфлетын “Мулла бабай”, “Фамилия сәгадәте” әсәрләрен иҗат итә.

1913 елда Романовлар нәселенең 300 еллыгы хөрмәте уңаеннан сәяси тоткыннарга амнистия игълан ителә. Шуның нәтиҗәсендә Г.Исхакый төрмәдән чыгарыла. Ләкин аңа Казанда яшәргә рөхсәт итмиләр.

Ул татар телендә язылган газеталар чыгаруын башта Мәскәүдә һәм Петербургта, аннан Берлин шәһәрендә дәвам иттерә. Монда әдип 1939 елга кадәр яши.

Г.Исхакый 1954 елда Төркиядә вафат була.








«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды