|
«Бөек шәхеcләребез»
Фәрит Яруллин (1914 - 1943)
Татар халкының яраткан композиторы Фәрит Яруллин 1914 елда Казан шәһәрендә, танылган музыкант гаиләсендә дөньяга килә.
1930 елда ул музыка техникумына укырга керә, виолончелидә һәм фортопианода уйнарга өйрәнә. Аннан соң консерватория каршындагы татар опера студиясенә, профессор Г.И.Литинский классына йөри башлый.
Студиядә уку дәверендә (1934-1939) профессиональ композитор остасы буларак Ф. Яруллин төрле чорда яшәгән һәм төрле юнәлештә иҗат иткән композиторларның музыкаль тел үзенчәлекләрен өйрәнгән. Бу өйрәнүләр эзсез югалмаган, алар киләчәктә яшь композиторның музыкаль теле формалашуда хәлиткеч роль уйнаган. Бу елларда яшь композитор аеруча күп яза, фортопиано, скрипка һәм виолончели өчен сонатлар иҗат итә.
1939 елда Фәрит Яруллин Габдулла Тукай әкияте мотивы буенча “Шүрәле” балетын яза. Әлеге балет озакламый Татар дәүләт опера һәм балет театры тарафыннан сәхнәләштерелә һәм тиз арада халык күңелен яулый.
1941 елда композитор Совет Армиясе сафларына алына. Биредә ул хәрби пехота мәктәбенә керә.
Фәрит Яруллинга Җиңү көнен күрергә насыйп булмый. 1943 елда Австрия башкаласы Вена шәһәрен фашистлардан азат иткәндә ул геройларча һәлак була.
«Кирегә
|