rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 894 көн
 


«Бөек шәхеcләребез»


Бакый Урманче
(1897 - 1991)

Нәкышче, скульптор, график, төрле жанрларда йөзләгән сәнгать әсәре иҗат итеп калдырган Б.Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасы Тәтеш өязенең (хәзерге вакытта Татарстанның Буа районы) Күл-Чәркән авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә ала.

Б.Урманченың иҗаты узган гасырның 20 елларында, илдә революцион үзгәртеп корулар барган чорда башланып китә. Мәскәү художество-техник институтын тәмамлаганнан соң, 1926-1929 елларда ул Казан сынлы сәнгать мәктәбен җитәкли.

Б.Урманче иҗатының чәчәк аткан чорында тарихи геройларның, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең бик күркәм портрет галереяләрен ясап калдырган.  Аның күпкырлы эшчәнлеге скульптура, графика, театр декорациясе һәм костюмы, сәнгать белеме өлкәләрен үз эченә ала.

Б.Урманченың иҗаты  күргәзмәләрдә  һәрдаим тәкъдим ителә, аның картиналары һәм сынлы сәнгать әсәрләре илебезнең күп кенә музейларында саклана. Ул койган һәйкәлләр авыл-шәһәрләрнең урамыннарын һәм мәйданнарын бизи.

Үзенең портретларында Б.Урманче кешенең яшәү мәгънәсен, аның иҗат башлангычын сурәтли,  бер күренеш белән геройлары яшәгән чорны күрсәтә.
Б.Урманче мирас итеп татар мәдәнияты эшлеклеләренең скульптура портретлары галереясен калдырды, алар арасында урта гасырлар шагыйре Кол Гали, мәгърифәтче галим Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, шагыйрь Дәрдмәнд, язучы Ф.Әмирхан һәм башкалар да бар.








«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды