|
«Бөек шәхеcләребез»
Сәлих Сәйдәшев (1900 - 1954)
Татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучыларның берсе Сәлих Сәйдәшев 1900 елның 3 декабрендә Казан шәһәрендә дөньяга килә. Казан музыкаль училищесында белем ала. Гражданнар сугышы елларында С.Сәйдәшев Кызыл Армия сафына керә. Бу еллар аның шәхес буларак формалашуында хәлиткеч роль уйный. Ул үзен Кызыл Армиядәге музыкаль үзешчәнлекне гаҗәеп оста оештыручы кеше буларак таныта.
1922 елдан башлап ул үзенең барлык гомерен композиторлык эшчәнлегенә багышлый. С.Сәйдәшев - татар музыкасы культурасына яңалык кертүче композитор. Ул татар музыкасының милли үзенчәлеген тагы да тирәнәйтеп, аңа оркестр, хор, ария, дуэт, инструменталь ансамбль кебек өр-яңа формалар кертә, аны дөнья музыкасы культурасына якынайтырга омтыла. 1934 – 1938 елларда С.Сәйдәшев Мәскәү консерваториясендә укый. Казанга кайту белән ул Татар академия театры белән хезмәттәшлек итә башлый. Яңа постновкаларга көйләр, лирик җырлар яза һәм театрда дирижер буларак чыгыш ясый.
Композитор тарафыннан язылган хезмәтләр татар музыка сәнгатендә симфонияне дә һәм башка формаларны да кулланып булуын дәлилләде. С.Сәйдәшев иҗатын яратып тыңлаучылар мили музыканы баеткан әлеге яңалыкларны шатланып кабул итте. 1928 – 1958 елларда С.Сәйдәшев М.Горький урамы 13 йорт флигелендә тора, хәзер бу бина стенасына мемориал такта беркетелгән.
«Кирегә
|