rus
tat
eng
lat
inalif
Визит картасыБүгенге КазанТарихи Казан
Казанга 1004 ел һәм 894 көн
 


«Бөек шәхеcләребез»


Габдулла Тукай
(1886 - 1913)

Габдулла Тукай исемен Татарстанда гына түгел чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Сәнгатьне олылаган, шигъриятне сөйгән һәр кеше бөек әдипне хөрмәт итә. Тукайның иҗаты күпкырлы: ул шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе. Г.Тукайның татар мәдәниятына керткән өлешен һәм шигърияттәге ролен, рус әдәбиятындагы бөек әдипләрнең берсе, үзенең шигырьләре белән бөтендөньяга танылган А.С. Пушкин иҗаты белән тиңләштереп булыр иде.

Г.Тукай 1886 елны элеккеге Казан губернасы Кушлавыч авылында дөньяга килә. Бик яшьли ятим калган Габдулла башта үзенең бабасында тәрбияләнә. Ләкин бик авыр тормышта яшәгән карт Тукайны асрар хәлдә булмый һәм аны 1889 елда Казанга җибәрә. Монда бераз тормыш итеп, тугыз яшен тутырган Габдулланы 1895 елда туганнан туган апасы чакыруы буенча Җаек шәһәренә алып китәләр.

Г.Тукайның бала һәм үсмер чагы нәкъ менә Җаек шәһәрендә уза. Биредә ул мәдрәсәдә укый, беренче шигырьләрен яза башлый. Бөек рус шагыйрьләре Пушкин, Лермонтов иҗатлары белән таныша. Шигъриятнең нечкәлеге, хисләр бирелеше яшь каләмчене үзенә әсир итә.

Типографиядә корректор һәм экспедитор булып эшләгән чорда Г.Тукай биредәге эшчеләргә карата булган басым һәм таләпләр белән килешә алмый. Типография хуҗасы хезмәткәрләрдән зур күләмдә эш таләп итеп аена 10 гына сум хезмәт хакы билгели торган була. Бер вакытны, Тукай, хәтта үз хокукларыбызны якларга, хуҗадан курыкмаска кирәк дигән мөрәҗәгать белән эшчеләр алдында чыгыш ясый.

Типография хуҗасы бу чыгышларны оештыручының кем булуын  белесә дә, үткен каләме белән халык арасында таныла башлаган Г.Тукайның тәнкыйть шигырьләреннән шикләнеп, катгый чаралар күрми. Бары тик өстәмә эшләр генә йөкли.

Ләкин Тукай һәрвакыт үзенең фикерләренә тугры кала. Ул хезмәт хакын арттыруны таләп итеп типография эшчеләрен хуҗага каршы чыгарга өнди. Егетнең үзсүзле булуын күреп алган хуҗа Тукайдан котылу чараларын эзли.

Шулай итеп, типографиядән куып чыгарылган Тукай алдында кая барырга дигән сорау килеп баса. Бу вакытта инде ул шактый танылган шагыйрь була. Аның таланты белән күпләр соклана. Бигрәк тә газет чыгаручы татар зыялылары. Алар Тукайның эшсез калуы турындагы хәбәрне  ишетеп, үзләрендә эш тәкъдим итләр. Бу газетлар арасында Оренбург шәһәрендә чыккан, алтын табучы-миллионер Рәмиевнең “Вакыт” газетасы да бар. Г.Тукай С.Рәмиевнең шагыйрьлек сәләтен һәм аның тарафыннан иҗат ителгән шактый гына үткен шигырьләр булуын белсә дә, миллионерның Оренбургка чакырган тәкъдимен кире кага, чөнки Г.Тукайның йөрәк түрендәге күптәнге хыялы  татар халкының башкаласы Казан шәһәренә килү була.

Г.Тукай үз халкын бик яраткан.  Татар шагыйрьләре арасында бәлкем Тукай кебек татар халкының рухын, аның нечкәлеген тирәнтен ачып бирә алырлык әдипләр аз булгандыр.

Тукай Казанны җаны-тәне белән сөйгән, бу шәһәр белән әдипнең тормышындагы иң яхшы мизгелләр бөйләнгән, язмышның иң ачысын  да ул монда татыган.

Тукайның Казанда яшәгән чорда иҗат ителгән шигырь җыентыкларының барысына да арест салына. Аның Ф.Әмирхан, Г.Камал, Г.Көләһмәтов һәм большевик Х.Ямашев белән аралашуы шагыйрьнең дөньяга карашы формалашуда хәлиткеч роль уйный. Гомеренең соңгы минутларына кадәр Г.Тукай Казан шәһәрендә яши һәм аңа бик күп шигырь юллары багышлый. Тукай аны “нурлы Казан”, фән һәм сәнгать шәһәре дип атый.

Самодержавие һәм буржуаз милләтчелеккә каршы бертуктаусыз көрәш Г.Тукайның сәламәтлеген бик какшата. Шагыйрьгә җылы якларга барып дәваланып кайтырга киңәш ителә. Ләкин әдипнең ерак сәяхәткә чыгып китәрлек мөмкинлеге булмый. Шулай да Г.Тукайны дус-ишләре бераз акча җыеп авылга дәваланырга кайтарып җибәрәләр. Тик  авыруы көчәеп китү сәбәпле авылда аның хәле тагы да начарлана. Тукайны тиз арада Казанга кайтарып, хастаханәгә салалар.

Табиблар әдипне карап, тиешле нәтиҗә ясаганнан соң, нигә иртәрәк хастаханәгә килми йөредең? дип сорыйлар. “Хастаханә - үлемгә таба беренче станция, дип әйтәләр иде миңа. Ә минем якты дөньяда бераз яшәп каласым килгән иде”, - дип җавап бирә шагыйрь.

1913 елның 11 апрелендә кичке сәгать биштә әдипнең гомере өзелә. Габдулла Тукай үзенең иҗаты һәм таланты чәчәк аткан чорда үлеп китә. Шагыйрьнең якты сурәте халкыбыз йөрәгендә мәңге сакланачак.

Г.Тукай исемен бүген республикада дәүләт филармониясе, иң яхшы сәнгать һәм әдәбият әсәрләренә бирелүче дәүләт премиясе һәм Казан шәһәренең бер урамы йөртә.

Тукай яшәгән “Болгар” кунакханәсе (Киров һәм Татарстан урамнары кисешендә) стенасында мемориал такта беркетелгән. Шундый ук мемориал такта Островский һәм К.Нәҗми урамнары кисешендәге  йортның  стенасында да урнаштырылган. Тукай заманында биредә хастаханә  булган.

Татар халкының күренекле шагыйре Г.Тукай Идел буе районының татар зиратында күмелгән.








«Кирегә
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү махсус идарәсе
Казан шәһәре: 420014, Кремль урамы, 1 E-mail:kazan1000@kazan.org.ru
"Казан 1005-2005" презентацион компакт-диск материаллары кулланылды