|
«Бөек шәхеcләребез»
Каюм Насыйри (1825 - 1902)
Күренекле галим, язучы һәм татар халкының мәгърифәтчесе Каюм Насыйри (Габделкаюм Габделнасыйр улы Насыйров) үзенең фәнни хезмәтләре һәм күпкырлы эшчәнлеге белән татар мәдәнияты, фәне һәм иҗтимагый фикерендә тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе. Аның каләме астыннан матур әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм башка өлкәләргә кагылган 40 лап фәнни хезмәт һәм әсәр чыга.
К.Насыйри чын мәгънәсендә бөек галим. Ул бар гомерен, гыйлемен, сәләтен татар халкы арасында мәгърифәт нуры таратуга багышлый. К.Насыйри Россия составында яшәп татарлар аның тарихын һәм мәдәниятын, шулай ук рус телен белергә тиеш дип саный. Рус һәм татар халыклары арасында үзара аңлашуга ирешү өчен шактый тырыша ул.
К.Насыйри 1825 елның 14(2) февралендә элеккеге Казан губерниясе Зөя өязенең Югары Шырдан авылында туа. Аның әтисе Габделнасыйр укымышлы кеше була, каләм тибрәтә, гарәп, фарсы һәм рус телләрен яхшы белә, китаплар яза. Заманына карата бу сирәк күренеш булганга, Насыйровлар гаиләсе тирә-яктагы башка гаиләләрдән шактый аерылып торган. Габделнасыйр балаларын китапны һәм хезмәтне сөяргә өйрәткән.
Булачак галим-язучының балачагы туган авылында уза. 1841 елда Каюмны Казанга алып килеп мәдрәсәгә урнаштыралар. Мәдрәсәне ул 1855 елда тәмамлап пишкадәм дәрәҗәсен алып чыга. Шул ук елны К.Насыйрины христиан руханилар әзерли торган Духовное училищега, ә аннары Духовная семинариягә татар теле укытучысы итеп чакыралар. Мондагы кешеләр белән аралашу аңа рус телен өйрәнергә мөмкинлек тудыра һәм ул белемен арттыру максатында ирекле тыңлаучы сыйфатында Казан университетына йөри башлый.
15 ел дәвамында К.Насыйри семинариядә булачак рус руханиларын укыта һәм 1871 елда аннан китеп татар балаларына рус телен өйрәтү мәктәбен ача. Ләкин 1876 елда рус булмаган мәктәпләр буенча инспетор В.В.Радлов белән уртак тел таба алмаган К.Насыйри мөгалимлек гамәлен туктата һәм барлык гомерен фәнни-педагогика һәм язучылык эшенә багышлый. Бу елларны К.Насыйри үзенең көчле һәм сәнгатьчә иң камил булган әсәрләрен иҗат итә.
К.Насыйринең фәнни һәм әдәби эшчәнлеге 50 елларның ахырында башланып китә. Киң карашлы галим фәнни белемнәрнең төрле өлкәләренә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Аның беренче хезмәте татар теле белеме буенча “Кыскача нәхү китабы” (нәхү - синтаксис). Бу китап 1860 елда басылып чыга. Татар телендә “Таң йолдызы” газетасын чыгару К.Насыйринең күптәнге хыялы була, ләкин аның хакимият органнарына газета чыгаруга рөхсәт бирүләрен сорап мөрәҗәгать иткән үтенечен кире кагалар. Шуннан соң мәгърифәтьче 1871 елда татар вакытлы матбугат вазыйфаларын үтәгән еллык өстәл календарьләрен чыгара башлый.
Бу елларда патша хөкүмәтенең татарларны кысрыклап торуына карамастан, К.Насыйри үз милләтенең үсешен нәкъ менә рус халкы белән бәйли. Рус һәм татар халыклары арасында үзара аңлашуга ирешергә кирәк дип саный ул. Туган авылында мәктәп салдыру мәгърифәтьченең күңел түрендәге хыялы була. Өлкән кешеләр сүзенә караганда К.Насыйри бу мәктәпне төзеткән, ләкин аның бинасы бүгенге көнгәчә сакланмаган. Галимнең якты сурәте авылдашларының күңелендә генә түгел, халкыбызның үткәне һәм галимнең бай мирасы кадерле булган барлык кешеләрнең йөрәгендә сакланачак.
«Кирегә
|